"Маяк"ның 85 еллыгына багышланган бәйрәм чарасына рәхим итегез

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле азнакайлылар, калабыз кунаклары!

     Сезне барыгызны да 10 июль көнне 17.00 сәгатьтә Ишкәев исемендәге ял паркында “Маяк” газетасының – 85, “Гөлстан” әдәби берләшмәсенең 55 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында көтеп калабыз.

    Шул ук мәйданда “Маяк” газетасы призына О.С.Мөхетдинов истәлегенә гер күтәрү турниры да узачак.

    Татар эстрадасының якты йолдызлары: Мөнир Рахмаев, Салават Миңнеханов-Гүзәлем, Ирек Галиев, Булат Җиһаншин, Язгөл, “Квартет” төркеме һәм Азнакаебызның танылган үзешчән артистларының чыгышлары, кызыклы уеннар, күңелле сюрпризлар – барсы да сезнең өчен!

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International