Азнакайда наркотикларга «юк» дияргә кирәген төшендерделәр

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

     Үсмерләр арасында хокук бозулар еш кына аңны томалаучы препаратлар кулану нәтиҗәсендә кылына. Беркем дә наркоман булып тумый, балаларны, яшүсмерләрне бу юлга ансат кына акча эшләп баю ягын кайгырткан затлар тарта. «Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә ведомствоара патронажда торучы гаиләләрдәге балалар белән аларны начар юлга кереп китүдән саклау максатларында «Наркотиклар кулану нәрсәгә китерә?» дигән темага занятие үтте. Психолог Фирүзә Габдрахманова һәм социаль эш буенча белгеч Фәнүзә Солтанова химик препаратларның кеше организмының физик һәм психологик торышына начар тәэсире турында аңлаттылар. Таныш булмаган әйберне татып карарга тәкъдим итүчеләргә, яшьтәшеңме, олы кешеме ул, «юк» дип өздереп әйтергә кирәклеген төшендерделәр.

    Занятие барышында балалар диагностик алымнарда, әңгәмә һәм фикер алышуларда кызыксынып катнаштылар.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International