Азнакайга Бакчасарай балалары килде

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

     Азнакайның чит илләр белән багланышлары ныгыганнан-ныгый бара. Әле шушы көннәрдә генә Бакчасарай шәһәренең “Әүдәт” балалар бию коллективы “Чатыр тауда җыен” халыкара фольклор фестивелендә катнашырга килде. Аларны башта муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте, истәлеккә Азнакай сувенирлары тапшырды. Яшь кунаклар районыбызның мәгариф учреждениләре, ял-сәламәтләндерү үзәкләре, музейлары белән дә таныштылар.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

Азнакай район Советы ның матбугать хезмәте фоторепортажы >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International