Азнакай мәгариф учрежденияләре яңа уку елына әзерләнә

2015 елның 7 июле, сишәмбе

      Мәгариф системасында ел сентябрьдән башлана. Учреждениеләрдә җәйге айларда да эш туктап тормый, яңа уку елына әзерләнәләр. Бу атнада махсус комиссия балалар бакчаларының әзерлеген тикшерергә чыкты. Республика программасы буенча капиталь ремонт Азнакайның 2, 3 нче, Актүбәнең 3 нче, Урсай мәктәпләрендә бара. Шулай ук “Уңайлы мохит” республика программасы да дәвам итә. Узган ел бу программага шәһәребезнең 2 нче һәм 7 нче мәктәпләре кергән иде. Быел гимназиядә, Азнакайның 3 нче, Актүбәнең 2 нче һәм коррекцион мәктәпләрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы шартлар тудырылачак. Чубар Абдул мәктәбенең спорт залы да республика программасы буенча төзекләндерелә.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International