10 июльдә Азнакайда Габдулла Тукай һәйкәле ачылачак

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

     Әдәбият елы кысаларында, “Маяк” газетасының юбилее уздырыла торган көнне – 10 июльдә калабызда сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле ачылачак. Әлеге истәлекле вакыйганың бу көнгә туры килүе очраклы түгел, газета каршында эшләп килүче “Гөлстан” әдәби берләшмәсенең дә 55 еллыгы билгеләп үтеләчәк. “Маяк” һәм “Гөлстан” олпат язучыларны, Габдулла Тукай исемендәге премиянең өч лауреатын биргән иҗат учагы да ул. Әлеге тантаналы чара 15.30 сәгатьтә Тарсус паркы каршында узачак. Анда Казаннан килгән дәрәҗәле кунаклар да катнашачак. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International