Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин Ак мәчеттә ураза тотучы шәһәрдәшләребез өчен ифтар ашы үткәрде

2015 елның 14 июле, сишәмбе

    Район җитәкчеләренең ураза вакытларында, Корбан гаетендә мохтаҗларга игелекләр кылуы, мөселман кардәшләрне җыеп корьән ашлары оештыруы үзе бер игелекле йолага әверелде. Атна башында район башлыгы Марсель Шәйдуллин Ак мәчеттә ураза тотучы шәһәрдәшләребез өчен ифтар ашы үткәрде.

–Күңелләребез иман белән тулган бу айда барлык азнакайлыларга сихәтлек, бәрәкәтле, имин тормыш телим! – дип теләкләрен ирештерде ул. Районда төрле милләт халкының, төрле диндәгеләрнең дус, тату яшәвен, тотрыклылыкка шөкерана итеп, киләчәктә дә шулай бердәм булып, бәрәкәттә яшәвебезне теләде. Төркиянең дин әһеле мөнәҗәтләреннән соң авыз ачып, намазлар укылгач, ифтар ашына керешелде.

–Рамазан ае дәвамында шәһәрдәге, авыллардагы мәчетләрдән халык өзелмәде, – ди Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәт Талыйбуллин. –Һәр көнне ифтар ашлары уздырыла. Бу айда бер шундый фарыз өчен 70 савап языла шул. Гөнаһлардан калкан булган, җаннарны саклаган, аклаган бу айның һәр көнендә барыбызга да игелек гамәлләре кылып калырга ашыгырга кирәк.

Сүз уңаеннан, җомга көнне иртәнге 7.00 сәгатьтә Ак мәчеттә гает намазы укыла. Шул ук көнне балалар өчен бәйрәм үткәрелә. Шимбә көн, 18 июльдә, якын-тирә районнар мөселманнары катнашында спорт ярышлары оештырылачак. Барыгызны да изге бәйрәм чараларына көтеп калабыз.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

Азнакай район Советы ның матбугать хезмәте фоторепортажы >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International