18 июльдә Буралы авылында якташлар белән очрашу узачак

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

     Туган җир, туган авыл, кайларда гына яшәсәң дә, сагындырып, үзенә дәшеп тора. Бигрәк тә югалган авылла­рын җирси, юксына кешеләр. Туып-үскән җирләренең саф һавасын сулап, якынна­ры рухына дога кылырга дип 18 июльдә 13 сәгатьтә Буралы авылы Сабан туе мәйданында Буралы, Ташлыяр, Отруб (Мантымас, тагын Кызыл Чишмә дип тә йөртелгән), Кызыл Йолдыз авыллары як­ташлары җыелачак. Бу көнне Буралы авы­лында Ураза бәйрәме кысаларында Таш­лыяр авылыннан чыккан күренекле арти­стларыбыз Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров белән очрашу да үткәрелә.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International