Эштә, ялда без беренче, тотабыз һәрчак мәйдан

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

     Узган җомгада иртәдән кичкә кадәр шәһәребез гөрләп торды: 85 ел дәвамында райондашларга бар хәбәр-яңалыкны җиткереп торучы, дөрес юл күрсәтүче, киңәшче һәм сердәшче булган “Маяк” газетасының юбилее чын мәгънәсендә халык – бөтен Азнакай бәйрәменә әверелде.

     Әлеге тантаналы чарага Казаннан, Төркиядән бик күп дәрәҗәле куна­клар, ут-күршебез Башкортстаннан, республикабыз, районнар матбугат чараларының баш мөхәррирләре, та­нылган журналистлар килде. Юби­лей программасы киң иде, кунаклар һәрберсендә катнашып, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.

     Район елъязмасы булган “Маяк” – легендар газета. Бәйрәм чараларының нәкъ менә редакция музеен ачу белән башланып китүе дә юкка түгел. Биредә 30 нчы елларда чыккан “Трак­тор”, “Коммуна” газеталарыннан алып, редакциядә эшләгән күренекле шәхесләр, аларның экспонатлары урын алды. Үзәк архивтан моңарчы булмаган “Трактор”ның берничә төп нөсхәсен дә юллап кайтаруга ирештек. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте ге­нераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов музейга югары бәя бирде.

– “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газета­лары арасында “Легендар брендлар” дигән бәйге үткәрә. “Маяк” анда “Ле­гендар газета” дигән номинациядә кат­наша. Азнакай район газетасын, чын­нан да, легендар газета дип атарга була. Биредән бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Музей ачылу исә моны исбатлаучы тагын бер чара, – диде ул.

     Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журнали­стлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова да музейның экспо­натларга бай булуын, 85 еллык тарихны киң колачлавын, “Маяк” газетасының башка республика џђм район басмалары арасында иң беренче (!) булып үз музеен булдырган редакция икәнлеген билгеләп үтте.

     Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үз чыгышын­да газетаның җәмгыятьтә тоткан ролен һәм әһәмиятен яктыртты.

– “ Маяк” г азетасы – у л р айо­ныбыз елъязмасы. Бүген дә һәр вакыйганы вакытында яктыр­тып, көне-сәгате белән халыкка җиткереп тора. Аның данлы юлы, бай тарихы бар. Музей – ул мат­бугат ветераннарына зур хөрмәт билгесе дә, – диде.

     Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов музейда күренекле әдип Мәхмүт Хәсәновка зур урын бирелүе хакында шат­ланып сөйләде. Шундый игъти­бар һәм хөрмәт күрсәтелгән өчен Мәхмүт аганың тормыш иптәше Мәрьям ханым редакция коллек­тивына тирән рәхмәтен җиткерде. Ул алдагы кайтканында әдипнең шәхси әйберләрен музейга бүләк иткән иде.

     Алай гына да түгел, әле яңарак кына ремонтланып, затлыла­нып киткән бүлмәләрне дә, хезмәткәрләр өчен тудырылган уңай эш шартларын да, заман­ча техникаларны да кунаклар тел шартлатып карап йөрде. Башка редакцияләр хәтта ак көнләшү белән кызыгып та куйдылар.

    Азнакайга килеп, Чатыр тау­ны күрми китү гөнаһ булыр иде. Татарстанның иң биек ноктасына менеп, ак кылганнарны сыйпый- сыйпый исүче җилләргә йөзләрне куеп, табигатьнең матурлыгы белән хозурланырга да, тәннәргә көч-куәт алырга да җай чыкты.

    Әнә шундый рухи күтәренкелектә кунакларның юлы Тукай микро­районына – сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәлен ачуга юнәлде. Бу истәлекле вакыйганың нәкъ менә “Маяк” юбилеена туры килүе һич очраклы түгел. Азна­каебыз талантларга бай як. Алар арасында иҗат дәрте белән янып яшәүче шагыйрьләр, язучылар да күп. “Маяк” газетасы каршын­ да эшләп килүче “Гөлстан” әдәби берләшмәсе нәкъ менә шун­дый иҗатчыларны берләштерә дә инде. Димәк, “Маяк” әдәбият үсешенә дә үзенең саллы өлешен кертә. Бу көнне “Гөлстан” әдәби берләшмәсенең 55 еллыгы да билгеләп узылды. Газетабыз белән турыдан-туры бәйле күренекле әдипләребез Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Марсель Галиев – Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреатлары. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Тукай ша­гыйрь генә түгел, туры сүзле, үткен каләмле журналист та. Римма Рат­никова чыгышында бу фикер кызыл тасма булып үрелде.

    Быел бит әле Әдәбият елы да. Бу да икеләтә бәйрәм рухы өстәде.

– Республикада санаулы шәһәрләрдә генә Тукай һәйкәле бар. Ә районнарда, кече калаларда бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Азна­кайлылар бу яктан да башка рай­оннарга үрнәк күрсәттеләр, – диде Рәфис Корбан.

Язучылар Марсель Галиев, Мөхәммәт Мирза, Вахит Имамов, Илдус Гыйләҗев, Мирсәй Гариф, Рәфкать Шаһиев, Нур Әхмәдиев тә бөек әдибебезгә күрсәтелгән хөрмәттән үзләренең шатлы­кларын уртаклаштылар, Тукай һәйкәленә юлның өзелмәвен теләделәр.

     Кунаклар өчен шәһәребездә уздырыла торган урам бәйрәмнәре дә яңалык булып чыкты. Бу көнне Элеонора Алчи­на җитәкчелегендәге “Универсал” торак милекчеләре ширкәте само­варлар кайнатып, бәлешләр пеше­реп, төрле уен-бәйгеләр белән зур тамаша әзерләгән иде. Квартал юбилярларын гына котлап калма­дылар, иң күп еллар “Маяк” газета­сын укучыларны да бүләкләделәр. Барча халык күз алдында газе­табыз плакаты маяк булып янып тора иде. “Маяк” газетасының роле, бүгенге көндә әһәмияте ту­рында ялкынлы чыгышлар булды. Иң ялкынлысы, мөгаен, ТАССР Югары Советы Президиумы се­кретаре булып эшләгән, бүген дә бихисап җәмәгать эшләренең ба­шында торучы Дания Салих кызы Дәүләтшинаныкы булгандыр.

     Кичке биш тулганда Азнакай халкы “Юбилейный” стадионына агылды. “Маяк” газетасының 85 еллык юбилей тантанасы биредә дәвам итте. Шушында ук “Маяк” газетасы призына легендар шәхес, районыбыз, район матбугатының ролен һәм әһәмиятен үстерүгә зур өлеш керткән Октябрь Мөхетдинов истәлегенә гер ярышы да үткәрелде.

– Ул Азнакайны һәм аның хал­кын бик ярата иде. Онытмавыгыз һәм шулай зурлавыгыз өчен зур рәхмәт, – диде бәйрәмдә катнашу­чы бертуган апасы, шулай ук ле­гендар ханым Дания Дәүләтшина.

Бер якта спортчылар көч сы­нашса, икенче якта “Ак калфак” җәмгыяте, ветераннар советы, авыл җирлекләре оештырган “Җәй–җиләк бәйрәме” гөрләде. Халык урман җиләгеннән, камыр ашларыннан, мәтрүшкәле кайнар чәйдән авыз итте. Шунда ук рай­оныбыз осталарының кул эшләре күргәзмәсен тамаша кылырга мөмкин булды. “Маяк” – файда­лы газета” конкурсына килгән эшләр дә азнакайлыларда һәм кунакларда зур кызыксыну уятты. Бу конкурс кысаларында 18 нче “Улыбка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр газетабыздан эшләнгән модалар күрсәтеп шак­ катырды.

     Бәйрәмнең буеннан-буена татар эстрадасы һәм районыбыз сәхнә йолдызлары дәртле җырлары белән дәрман өстәп торды. Мөнир Рахмаев, Ирек Галиев, Салават Миңнеханов “Трактор”, “Коммуна” һәм “Маяк” дип язылган футболка һәм кепкадан сәхнәгә килеп чыгуга ук тамашаның гадәти генә булма­сы ачык иде. Илнур Сәгыйтов һәм Эльвира Камалетдинова бәйрәмне бер тында, бер сулышта мавык­тыргыч итеп алып бардылар. Шу­лай ук танылган җырчыларыбыз Гүзәлем, Булат Җиһаншин, Язгөл,   Алмаз Закиров, “Квартет” төркеме халыкка күңелле ял сәгатьләре бүләк иттеләр.

    Юбилей котлауларга һәм бүләкләргә бай булды. “Маяк” га­зетасы хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, актив хәбәрчеләр, гөлстанчылар – бар да төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары­на, Рәхмәт хатларына, бүләкләргә күмелде.

– Гадәттә газета юбилеен мәдәният йортында үткәрүгә күнеккәнбез. Бүген азнакайлылар бөтенләй башка форматта, башка төрле бәйрәм тәкъдим иттеләр. Газета, чыннан да, халыкка хезмәт итүен, халык өчен эшләвен ачып салды. Район белән берлектә бүген башкаларга мастер-класс күрсәттегез. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның кунаклар белән бәйрәм чараларының башыннан ахырына кадәр йөрүе дә власть белән газе­та арасында тандем турында ачык сөйли. Шундый хезмәттәшлеккә, башкарган эшләрегезгә сокланып, энергия туплап, зур күтәренкелек белән китәбез Азнакайдан, – дигән уртак фикер белдерделәр Римма Ратникова һәм Фәрит Шаһиәхмәтов.

Үзәк басмалардан һәм рай­он газеталарыннан килгән каләмдәшләр дә:

– Сез безгә югары планка куй­дыгыз, – диделәр.

    Шунысы куанычлы, бәйрәм нәкъ без теләгәнчә килеп чыкты. Хәтта һава торышы да мәрхәмәтле бул­ды. Газетаның юбилее – ул уку­чыларыбыз бәйрәме дә. Ә укучы­ларыбыз – ул Азнакай халкы. Һәр чарада азнакайлылар бердәм кат­нашты, безне үзләренең күңелле сюрпризлары белән куандырды­лар. Юлыбыз алга таба да бергә булсын, чөнки көчебез шушы бергәлектә.

 

Резеда Шәрипова

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы >>>

 

“Маяк”ның юбиленнан видеорепортаж >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International