Туган җир, туган авыл, кайларда гына яшәсәң дә, сагындырып, үзенә дәшеп тора. Бигрәк тә югалган авылларын җирси, юксына кешеләр. Туып-үскән җирләренең саф һавасын сулап, якыннары рухына дога кылырга дип 18 июльдә 12 сәгатьтә Буралы авылы Сабан туе мәйданында Буралы, Ташлыяр, Отруб (Мантымас, тагын Кызыл Чишмә дип тә йөртелгән), Кызыл Йолдыз авыллары якташлары җыелачак. Бу көнне Буралы авылында Ураза бәйрәме кысаларында Ташлыяр авылыннан чыккан күренекле артистларыбыз Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров белән очрашу да үткәрелә.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html