Халык педагогикасы – акыл, рухи сафлык чишмәсе

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

    Татар халкының табигать педагогикасы – экология культурасының нигезе, ди КФУның географик, экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры Җәүдәт Хөсәенов.

   Озак еллар яшьләргә экологик культура тәрбиясе биргән Җәүдәт аганың фикерләре Парклар һәм скверлар елында аеруча актуаль яңгырый.
- Кешелек дөньясы үсешендә җәмгыять һәм табигать арасында кискен каршылыклар туа тора.
Дөнья күләмендә авыр социаль-экологик кризис хөкем сөрә. Бу җәһәттән белгечләребез аяныч саннар китерә. Җәүдәт әфәнде, ә сез нәрсә диярсез?

- Экология кризисы социаль-сәяси, икътисади торгынлык кына түгел, ә бәлки дөньяга караш, фәлсәфи-идеология сәбәпләрен дә үз эченә ала. Әлеге сәбәпләрне кисәтү һәм экология һәлакәтен булдырмау,  кыйммәтләрне тамырдан үзгәртү, халык педагогикасы белемнәрен кулланып, яшь буында экология культурасын формалаштыру бурычы тора.
- Авыл кешеләре гомер бакый табигать шартларына бәйле... Бездә тирә-юньгә сакчыл караш яшәгән. Хәзер анда да үзгәреш сизәсезме?
- Халык гасырлар дәвамында табигатьне үз иткән, күзәткән, аның күренешләрен өйрәнгән, шуның нигезендә табигатьне саклау күнекмәләренә ия булган һәм аны көндәлек тормышта файдаланган. Халык җирне акыл белән эшкәрткән, аны зарарлы матдәләрдән тыш, органик ашламалар белән ашлаган.
   Табигать календаре буенча чәчүен чәчкән, шуңа таянып уракка төшкән... Шул рәвешчә, кеше элеккеге заманда табигый шартларга бик нык бәйлелектә яшәгән, нәкъ менә шуңа күрә дә аның зиһене, уй-фикерләре, танып белү эшчәнлеге табигать-ана белән бердәм булган. Чөнки ул табигатьтән башка яши алмавына  инанган. Боларның һәммәсе халык тәҗрибәсендә, гореф-гадәтләрендә чагылыш таба.
-Җәүдәт әфәнде, халыкта табигатькә нисбәтле әйтемнәр дә җитәрлек бит...
- Халык педагогикасын өйрәнгәндә безгә еш кына башка фәннәргә, бигрәк тә фольклор чыганакларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләре аеруча зур әһәмияткә ия. Шуларның киң таралганы – мәкальләр. Фольклор материаллары табигать һәм кешелек дөньясы, социаль тормышның бер-берсенә нык бәйле булуын тагын бер мәртәбә раслый. Үткән заман педагогикасы һәм табигать фәннәре экологияне тагын да тирәнрәк аңларга һәм аны һәрьяклап өйрәнергә кирәклеген күрсәтә. Нәтиҗәдә, яшь буында экология культурасы формалашуга уңай йогынты ясый. Мәкальләр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли. Аларда халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.
     Табигать күренешләрендә табышмаклар бик күп һәм аны инкарь итеп тә булмый. Аларның күбесенә фән әле бүген дә төгәл генә җавап бирә алмый. Әйтик, Җирнең эчке температурасы, андагы басым ничаклы һәм ул нәрсә аркасында шулай? Бөтендөнья океаны суы ничек барлыкка килгән һәм ул ни өчен эчәргә яраксыз тозлы? Безгә билгеле галәмнең аръягында нәрсә урнашкан? Галәмдә акыллы затлар күпме? Һәм бшкалар, һәм башкалар... Ләкин ничек кенә булмасын, табигать ул бербөтен, андагы компонентлар бер-берсенә нык бәйләнгән һәм үзара тәэсир итешеп, бер-берләренә үтеп кереп, яраклашып, урыны һәм вакыты белән үзара каршылыкка кереп тә яшәп яталар.
    -Яшьләргә белем биргәндә халык сынамышларына да таяна торгансыздыр?
 - Белгәнебезчә, халыкның күзәтүчәнлеге, акылы безне кайвакыт хәйран калдыра.
Бары тик фән халык акылына бәя бирә, аны төрле яклап дәлилли. Бу җәһәттән караганда, халык акылы кеше һәм табигать арасындагы бәйләнеш һәм күренешләрнең диапазонын киңәйтә, яңа ачышларга этәргеч бирә. Без аларны мәкаль-әйтемнәрдә, табышмакларда, сынамышларда, легендаларда, җырларда, бәетләрдә, мифларда, мөнәҗәтләрдә һ.б. очратабыз. Шулай итеп, халыкның педагогик һәм экология белемнәре безгә килеп җиткән, шул ук вакытта алар бүген дә үзләренең кыйммәтләрен югалтмыйча, яшь буында экологик культура тәрбияләүдә төп нигез булып тора.
-Заманында “экология” төшенчәсе, гомумән, булмагандыр да...
- Әйе, ләкин халыкның бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән экология белемнәренә ия булуы хакында гарәп, рус һәм башка милләт вәкилләре, сәяхәтчеләре, галимнәре язып калдырган. Аларның кайберләре Идел буйлап сәяхәт иткән, ә икенчеләре шунда ук төпләнеп тә калган. Боларга мисал итеп Ибн Руста, Гали Әхмәт ибн Гомәр, Ибн Фазлан, Әл Гарнәти Әбү Хәмит Мөхәммәт, Оруҗ бәк Бәят, В.Н.Татищев, Н.М.Карамзин, А.Н.Радищев, К.Ф.Фукс, А.А.Бестужев һәм башкаларны китерергә мөмкин. Боларга өстәп татар галмнәрен һәм мәгърифәтчеләрен дә әйтеп китү  урынлы булыр. Алар - К.Насыйри, Г.Тукай, И.Хәлфин, Х.Фәезханов, Р.Фәхретдинов, М.Мәхмүтов, Ш.Әхмәров, Я.Ханбиков, Ш.Мәрҗани, Г.Гобәйдуллин, Г.Исхакый, Ә.Кәримуллин, М.Зәкиев, М.Г.Дәүләтшин һәм башкалар. Аларның хезмәтләрендә татар халкының тарихи-этнография материаллары киң  яктыртыла, күбесендә экология белемнәре, халык тәҗрибәсе һәм яшь буынга бирелә торган педагогик тәрбия чагылыш таба. Тарихи-этнографик материаллар нигезендә безгә шунысы мәгълүм - татар халкы табигый мохит белән тыгыз бәйләнештә яшәгән. Әйләнә-тирә мохитне танып белү процессы даими рәвештә барган, тормыш итү дәверендә ул үскән һәм тирәнәйгән. Татар халкының дәвамлы тарихы,  дәүләтчелек барлыкка килү аның тормышында экология культурасы югары булуы хакында сөйли. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: һәр халыкның табигый мохите, гореф-гадәтләре бер-берсен кабатламый, аларның экология белемнәре региональ һәм локаль характерда, ләкин аларны өйрәнү, көндәлек тормышта файдалану һәм шуның нигезендә табигатьне саклау чараларын куллану бер үк дәрәҗәдә кирәкле эш.
        -Халык педагогикасы – фәнни педагогиканың нигезе, дисез...
     - Анда борынгы заманнардан ук халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре тупланган.
Аларны һич тә югалтырга ярамый. Халыкның үзенә генә хас тарихи үсешен, аның психологиясен чагылдырган, балаларга һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирү ысуллары, чаралары турындагы карашлар буыннан-буынга күчеп үсәргә, камилләшергә тиеш. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне кире кайтару гына түгел, аларны заманчалаштыру, яңарту, гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә үстерү дә мөһим эш. Халык педагогикасы – акыл, рухи сафлык чишмәсе. Кешеләрнең табигый шартларда, күзәтүләр нәтиҗәсендә тупланган тәҗрибәсен халыкны тәрбияләү һәм белем бирү максатларында куллану ысулларын халык педагогикасы дип атыйлар.
  - Балалар бакчалары, мәктәпләрдә экологик тәрбия дигән махсус фән кертергәдер бәлки?
- Татар халкының табигать педагогикасы һәм экология турындагы белемнәре  хәзинәсен авыл җирендә яшәүче әби-бабайлар саклый.
Шунысы кызганыч: әле бүген дә гомуми белем бирү мәктәпләрендә, гимназия, лицей, институт һәм университетларда һәм аларның программаларында халыкның экология белемнәрен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен тормышта куллануга әллә ни зур әһәмият бирмиләр һәм шуның белән оттыралар. Моннан чыгып шуны әйтү зарур: бүгенге мәктәп укучыларына ата-ана, әби-бабаларыбызның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән педагогика системасы җирлегендә экология-әхлакый тәрбия бирү мөмкинлеге җитми.


Мөршидә К
ыямова

 

чыганак: http://intertat.ru сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International