Азнакайда капремонт эшләре тулы куәтенә бара

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

   Капиталь ремонт һәм башка торак һәм коммуналь челтәрләрен ремонтлау программалары буенча эш тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә планлаштырылган эшләрнең 87,4 проценты башкарылган. Оешмалар 15 августка кадәр барлык эшләрне дә тәмамларга, капиталь ремонт ясалган объектлар дәүләт комиссиясе тарафыннан кабул ителеп алынырга тиеш. Кайбер подрядчы оешмалар эшләрен 100 процентка үтәгәннәр инде.    

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International