16 нчы июльдә Урманай авылында зур вакыйга узды. Бу көнне 1943 елда сугышта хәбәрсез югалган Вәлиуллин Нәҗип Шәрип улының җасәден туган туфрагына иңдерделәр. Ул Урманай авылында 1923 елда туган, 20 яшендә Бөек Ватан сугышына киткән. Эзтабарлар аның җасәденә быелның июлендә тап була.
Якташыбызны туган авылы зиратында күмү вакыйгасында район җитәкчеләре, райондашлар, авыл халкы да катнашты.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html