Сәләтле балаларга районда игътибар зур. Олимпиадаларда җиңүчеләргә, иҗтимагый актив, спорт, мәдәният өлкәсендә уңышларга ирешкән укучыларга муниципаль район башлыгы гранты, «Чулпан» премиясе тапшырыла, җәен лагерьларда алар өчен махсус сменалар оештырыла. Бүген әнә шундый 30 сәләтле бала Черноморец республика үзәге юлламалары буенча Кара диңгез буендагы Туапсе шәһәренә ял итәргә китә. Олы сәфәр алдыннан аларны Марсель Шәйдуллин кабул итте һәм хәерле юл теләде, Азнакай символикасы төшерелгән футболкалар белән бейсболкалар бүләк итте.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html