Азнакайда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

    Берничә ел дәвамында Татарстан Президенты канаты астында һәм «Бердәм Россия» партиясе инициативасы буенча «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә. Аның максаты – аз тәэмин ителгән, ишле, тәрбиягә һәм опекага бала алган гаиләләргә ярдәм итү, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә һәр укучыга бәйрәм ясау. Бу атнадан әлеге акция районыбызда старт алды. Быел мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар 300дән артык балага тапшырылачак. «Азнакай» фондына үз өлешен кертеп, әлеге акциядә теләгән һәркем катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International