Азнакайда «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе старт алды

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

    Республикабызда «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе старт алды. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2013 елда башланган иде.

    Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, районыбызда да туган мәктәбенә гомерләре буе рәхмәтле булып, ярдәм итүчеләр җитәрлек. Ремонт эшләрендәме, уку кирәк-яраклары, башка әсбаплар белән ярдәмме – берсе генә дә артык түгел бүгенге көндә. Бу акциядә һәркем булдыра алганча үз өлешен кертә ала.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International