Кайчандыр дөнья океаннарын гизгән ир-егетләребез ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә Россия Хәрби Диңгез Флоты көне уңаеннан бәйрәм митингына җыела. Әлеге тантаналы чара быел “Татарстан” мәйданында 26 июльдә 10.00 сәгатьтә узачак. Җиңү мәйданындагы мемориалга хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташ диңгезчеләребез истәлегенә чәчәкләр дә куелачак.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html