Азнакай шәһәр прокуратурасы авыл җирлекләрендә җир закончалыкларының үтәлешен тикшерде. Россия Федерациясе Җир кодексының 78 нче маддәсе 2 часте буенча нефть, газүткәргечләр төзү һәм башка эшләр тиешенчә расланган проектлар нигезендә уздырыла. Тикшерүләр барышында кайбер авыл җирлекләрендә җир участокларының тиешле закончалыклар сакланмыйча гына башка предприятиеләргә кулланылышка бирелү очраклары ачыкланды. РФ Җир кодексының 79 маддәсе 1 часте буенча авыл хуҗалыгы җирләре аеруча сакланырга тиеш. Аларны куллану кагыйдәләрен сакламау җирнең, табигый чыганакларның ярлылануына китерә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре башлыкларына хокук бозуларны бетерү буенча гаризалар кертелде.
Азнакай шәһәр прокуратурасы
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html