Урып-җыю кампаниясе лидерлар арасында Азнакай беренчелектә тора

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

Татарстанда бөтен районнар да урып-җыю эшләренә керешкән диярлек

    Әлегә басуларга чыкмаган Әтнә, Балтач һәм Саба районнары игенчеләре дә якын көннәрдә бу эшкә тотыначак

   Татарстанның 40 районы урып-җыю эшләренә керешкән. Әлегә басуларга чыкмаган Әтнә, Балтач һәм Саба районнары игенчеләре дә якын көннәрдә бу эшкә тотыначак. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Бүгенгә бөртекле культуралар 97,3 мең гектар мәйданда суктырылган. Барлыгы 218,2 мең тонна ашлык җыелган, гектарыннан уртача 22,4 центнер уңыш чыга.

    Урып-җыю кампаниясе лидерлары булып Сарман, Чистай, Азнакай, Зәй һәм Минзәлә районнары санала, аларда бөртекле культуралар иң күп мәйданда суктырылган.  

 

«Татар-информ», Ирина Игнатьева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International