Бер остаз шәкертләренә сорау биреп:
– Сөекле шәкертләрем, ничек уйлыйсыз, Аллаһ Тәгалә кешене бу дөньяга ни өчен яраткан? – дип сорады.
Шәкертләренең берсе:
– Аллаһның рәхмәтен һәм ризалыгын алыр өчен, – дип җавап бирде.
Икенчесе исә:
–Гыйбадәт өчен яратылдык, – дип җавап кайтарды.
Өченчесе исә:
– Изгелекләр эшләр өчен бу дөньяга яралдык без, – дип әйтте.
Остаз:
– Өчегезнең дә җавапларыгыз урынлы һәм дөрес, – дип әйтте.
Остазның бу сүзен ишеткән бер шәкерт:
– Хәзрәтебез, бу җаваплар ничек инде бөтенесе дөрес була алсын. Алар бит бер-берсенә охшамаган, – диде.
Остаз исә:
– Изгелек эшләсәк, гыйбадәт иткән булабыз. Гыйбадәт иткән булсак, Аллаһның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешәчәкбез, – дип җавап кайтарды.
Хөрмәтле дин кардәшем! Югарыда сөйләнеп киткән кыска гына кыйссага тирән мәгънә салынган. Адәм баласы, дөресрәге, акыллы кеше, бу дөньяга туганнан соң үзенә бер сорау бирергә тиеш: “Мин дөньяга ни өчен яратылдым һәм ни өчен яшим?”
Хакыйкатьтә, бу сорауга җавап тапкан кешенең генә тормышы матур, күңелле һәм бәхет эчендә узачак. Әгәр дә кеше, алтмыш-җитмеш яшен тутырып, дөньяга ни өчен килгәнлеген һәм ни өчен яшәгәнлеген белмәсә, ул үзенең гомерен бушка уздырган дип әйтсәк, ялгыш һәм хата булмас. Әйе, адәм баласы бу дөньяда изгелек эшләсә, гыйбадәт иткән була.
Гыйбадәт иткән булса, Аллаһның рәхмәтен һәм ризалыгын алган була. Шушы гади генә әйберне үтәү кешенең каршысында бәхет ишекләрен ача. Бөтен хәсрәт, тынычсызлык ишекләрен каплап куя. Аллаһ Тәгалә рәхмәтеннән, ярдәменнән, дөрес, туры фикерле булудан безне мәхрүм итмәсен.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html