Хәзерге имамнарның элеккеге начар гадәтләрен, ялгыш-хаталарын, шәригатькә сыймаган бозык гамәлләрен искә төшереп, ”Алар белән оеп намаз уку дөресме икән?“ – дигән сораулар бирелә, кайберәүләр мондый кешеләрне катгый рәвештә гаепли.
Иң беренче нәүбәттә шуны искә төшерик, Коръәни Кәрим хак ислам диненә, һидият юлына кемнәрне чакыра соң? Коръәни Кәрим адашкан, саташкан бәндәләрне туры юлга чакыра, Аллаһ Тәгаләгә иман китерергә гыйбадәт кылырга куша.
Шулай булгач, кемдер кайчандыр туры юлдан тайпылып, адашып йөргән икән, ә хәзер иман белән мөшәррәф булып, мәхәлләдә ислам динен җитәкләп баручы булмаганлыктан, имамчылык кылырга батырчылык иткән икән, аңа ямьсез караш белән карау дөрес түгел. Без алар өчен шатланып, “Әлхәмдүлилләһ, бу бәндәләреңне туры юлга күндердең,” – дип сөенергә тиешбез.
Мондый зарланучыга: “Син үзең дингә кердеңме, намаз укыйсыңмы соң?” – дигән сорау бирсәң: “Юк әле,” – ди. Шулай булгач, тәүбәгә килгән, намаз укыган кеше дәрәҗәсенә җитмәгәч, аны ничек гаепләргә мөмкин?
Берәүгә Аллаһы Сөбехәнеһү Тәгаләдән шундый нигъмәт насыйп булган икән, без аның элекке тормышына, хәленә игътибар бирергә тиеш түгел.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html