Бүген гепатитка каршы көрәш көне

2015 елның 28 июле, сишәмбе

     Ел саен бүген бөтен илдә Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне үткәрелә. В гепатитының вирусын ачыклый алган Нобель премиясе лауреаты америка табибы Барух Самюэл Блумбергның туган көне хөрмәтенә әлеге көн 28 июльгә билгеләнгән. Статистика буенча, һәр өченче кешедә гепатит очрый. Гепатитка каршы көрәш көнендә исә әлеге авыруны кисәтү юллары, гепатитка каршы вакцина салдыру кебек мөһим нәрсәләр хакында сөйләячәкләр.

 

 “Шәһри Казан” сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International