Район башлыгы Азнакай базары эшмәкәрләре белән очрашты

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

     Узган шимбәдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге өлкәдә җаваплы бер төркем җитәкчеләр катнашында шәһәр базары белән танышып чыкты. Биредә сәүдә итүче эшмәкәрләр базар шартларыннан канәгать булуларын белдерделәр. Ә инде район башлыгы 1 августтан, җитәкчелек белән берлектә, аренда бәяләрен киметәчәкләрен белдергәч, тагын да сөенделәр. Эшмәкәрләр турында ныклы кайгыртучанлык күрсәтүенең тагын бер үрнәге бу. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International