“Җирәнкәй” табыш китерә

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

    Республикада 136 мең гектарда игеннәр теземнәргә салынган, 61 мең тонна ашлык суктырып алынган. Эш күләме узган ел белән чагыштырганда бераз күбрәк булса да, уңыш 22,4 центнер, ягъни гектарыннан 1,3 центнерга азрак. Бер үк вакытта ху­җалык­ларда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Кайбыч һәм Мамадыш районында бер баш терлеккә 20 центнер, Әгерҗе, Теләче, Сарман районында 18 центнердан артык терлек азыгы әзерләнгән. Шул ук вакытта бу күрсәткеч Әлки районында нибары – 9,7 центнер, Югары Осланда – 9,9, Әтнә районында 10 центнер тәш­кил итә.

   Республика буенча 560 мең тоннага якын печән, 2 миллион тоннадан артык сенаж салынган. Бу исә – бер баш терлеккә 14 центнер азык туры килә дигән сүз. Озын кыш дәвамында ашатып чыгар өчен ким дигәндә 28-30 центнер кирәк булачагын исәпкә алганда, терлек азыгы әзерләү буенча да башкарыласы эшләр байтак әле.

   Урып-җыю эшләрен оеш­тыру буенча беренче урынга Апас игенчеләре чыкты. Хуҗалыклар башкарыласы эш­ләрнең биштән берен тәмамларга да өл­гергән. Икенче урында – Буа (17 процент), өченче урында – Зәй районы (14,5) игенчеләре.

    Уңыш күләме буенча Актаныш уңганнарына тиңнәр юк. Актанышлар гектарыннан 33 центнер ашлык суктыра. Икенче урын – Тукай районы хуҗалыкларында (28,2 центнер). Гектардан уртача 28 центнер күр­сәткече белән Азнакай районы өченче урында бара.

Иртәгәсе көнгә ышаныч арта

    Республиканың иң зур авылларының берсе булган Шәледә дә төрлесен күр­гәннәр. Биредә яшәүче­ләр­нең уртак тырышлыгы белән кайчандыр гөрләп эшләп торган чаклары да булган. Үзгәртеп кору еллары гына тәмам аяктан еккан. Үз тырышлыклары, хә­ләл хезмәт­ләре белән берсеннән-берсе матуррак итеп яшәргә омтылучы Шәле авылы кешеләре бушлай эшләп йөргәнче, читтә бәхет эзләүне артык күрә башлаган. Хәтта сыер савучыларны, механизаторларны күрше республикадан эзләп йөргәннәрен хә­терлим. Шөкер, ул вакытлар артта калып бара бугай инде. Соңгы берничә ел эчендә биредә эшләнгән эшләрне санап та бетерерлек түгел, ди Шәле авылында яшәүче күптәнге танышым Рөстәм Нугаев. Ә “РАЦИН”ның баш агрономы Илһам Нуруллин бу уңышларны, берничә ел элек хуҗалык җитәкчесе итеп тәгаенләнгән Айдар Гаяновның тынгысыз хез­мәтенә бәйле дип саный.

    Чыннан да, хуҗалыкта күп нәрсә җитәкчегә, аның эшне ничек оештыруына да бәйле. Булдыклы җитәкче иң авыр хәлләрдән дә чыгу җаен эзли, таба белә. Илһам Нуруллин юлда сөйләп килде: 2-3 ел элек терлекчеләр арасында нибары ике Шәле кешесе калган. Бүген исә кайчандыр киткәннәр дә кире кайта. Хуҗалыкта терлек­нең баш саны 1500гә якынлашып килә. Хезмәт хакы эш нәтиҗәләренә карап, аена 18-25 мең сум. Иң мөһиме – иртәгесе көнгә ышаныч бар.

Унны биреп, унбишне аласы

    Юл уңае кырларга да күз салып бардык. Корылык дигәннәре Шәле басуларын да урап узмаган. Әмма көзге культуралар гына түгел, язын чәчелгәннәре дә хәй­ран кү­ренә. Барлык технология таләпләрен үтәп эшләү нә­тиҗәсе бу. Мең ярым баштан артык терлек өчен азыгы да кирәк. Хуҗалык җитәкче­се әй­түенчә, алар берничә ел рәттән тирә-юнь авыллардагы эшкәртелми калган җир­ләрдә ашлык үстергән. Узган ел исә шундый 2 мең гектар җирне үзләренә куш­каннар. Нәтиҗәдә 1 баш терлеккә 18 центнердан артык азык әзер­ләнгән. Кырда булганы тагын да күбрәк. Аеруча кукуруз сокландыра. Һич арттырмый әйтәм: кукуруз инде кеше биеклеге булган. Ә бит әле ике айдан артык үсәсе бар.

    Айдар Фиркать улы ху­җалыктагы уңай үзгәреш­ләрне Шәле кешеләренең һәр эшне җиренә җиткереп башкара белүеннән күрә. Бу кадәресенә терлекчелек комп­лексында, машина-трак­тор паркында, төзелеш мәйданнарында булганда үзем дә күрдем анысы. Әмма гади күзгә күренми торган серләре дә бар бугай алар­ның. Хуҗалыкта аз чыгымнар белән табышлырак эшләргә тырышалар. Әйтик, алар икенче ел инде чагыштырмача яңа культура булган рыжик, безнеңчә әйт­кәндә, ”җирәнкәй  үсте­рә. Быел әлеге культураның мәй­данын 300 гектарга җиткер­гәннәр. Кем әйт­мешли, таш гасырлардан бирле үстере­леп, көнбагыш тарафыннан кысрыкланып, тәмам югалып барган бу үсемлек корылыкка да бик чыдам, бернинди чүп үлә­н­гә һәм корткычларга да бирешми икән. Аның орлыгы өчен хуҗалык­ка алдан ук акча түләп куялар. Килограммы 16-18 сум тора. Хуҗалык быел да әлеге культурадан миллионнарча сум саф табыш алган. Кем әйтмешли, эшли белүдән дә тора шул.

 

Камил Сәгъдәтшин

 

“Ватаным Татарстан”,   /№ 108, 28.07.2015/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International