Азнакай шәһәре янгын сүндерүчеләре юл-транспорт хәрәкәте иминлеге полициясендә кунакта

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

       Татарстан республикасы эчке эшләр министрлыгының Азнакай шәһәре ЮХИДИ бүлеге халык арасында юлда йөрү куркынычсызлыгы буенча актив эш алып бара. Шушы көннәрдә юл - транспорт хәрәкәте иминлеге полиция хезмәткәрләре үзләрендә 24 нче янгын сүндерү бүлегенең янгынга каршы профилактик эшләр алып баручы эшчеләрне кунакка чакырдылар. Янгын сүндерү бүлеге инспекторлары һәрвакыт юлда йөрү сәбәпле полиция хезмәткәрләренең чакыруын зур шатлык белән кабул итте.

       Бик усал һәм бик тәвәккәл күренгән ЮХИДИ хезмәткәрләре көләч йөзле һәм игелекле булып үзләрен таныттылар һәм бик җылы каршы алдылар. Җитди сөйләшү бүлек җитәкчесе, полиция майоры Райманов Сирин бүлмәсендә башланып китте. Аның сөйләвенчә дәүләт хезмәтендә эшләүче полиция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерү бүлеге эшчеләре гади кешеләр кебек үк, юлда йөргәндә һәм куркынычсыәлык ягынннан да үрнәк булырга тиеш. “Алга куйган мәсьәләләребез төрле булса да  безнең максатыбыз бер - халыкны куркынычсызлык ягыннан тәэмин итәргә бурычлы, шуңа да бу таләпләрне үзебездән башларга кирәк дип саныйм”- ди ул. Пропаганда инспекторы Ильдар Исхаков Азнакай шәһәре һәм районы эчендә соңгы вакытта булган юл-транспорт һәләкәтләренең саннарын әйтеп китте“. Кызганычка каршы бик җанөшеткеч сәбәп - юлда йөрүчеләрнең машина тизлеген арттыру”-дип игътибарыбызны бер фаҗигале очракка җәлеп итте. Казан шәһәреннән  туганы җеназасына кайтып баручы бер гаилә тизлекне арттыру нәтиҗәсендә олы юл транспорт һәлакәтенә очрый һәм  пассажир урынында утыручы хатын- кыз юл транспорт һәлакәте урынында ук һәлак була. Бу сөйләшүләрдән соң махсус машиналар тору урынын, андагы  тимер атларның юлда тизлек арттыру узышларында юл – транспорт фаҗигасенә эләгеп тимер өйеменә әйләнеп калганын да күрсәтеп үттеләр.

       Актуаль мәгълүмәт һәм биргән сорауларга төгәл җавап алып без тиз генә кайтып китмәдек. Зур горурлык белән Сирин Райманов һәм Ильдар Исхаков ЮХИДИ булегендә урнашкан ЮХИДИ музее белән таныштырып безнең күңелләрдә зур йогынты калдырдылар. Музейга кергәч  иң беренче булып уйга биредә  үз һөнәрләренең тарихына ихтирам белән карауларын сизеп аласың. Диварларныэленеп торучы фотосүрәтләрдә Азнакай  ЮХИДИ бүлеге ветераннары яктыртып тора. Күптөрле  көнкүреш хезмәт кирәк яраклары аркасына   ЮХИДИ хезмәтенең  элекеге һәм бүгенге көнен күреп була. Иң түрдә урнашкан, кайчандыр Азнакай шәһәре буйлап хезмә иткән, хәзерге көндә дә эшкә әзер торучы  заңгәрле сарылы  милиция мотоциклы – бүгенге көндә хезмәт ветераны.

    Истәлеккә  ЮХИДИ бүлеге каршында легендар булган милиция “копейка” машинасы фонында фотосүрәткә төшеп, хөрмәтле кунаклар кебек безне бик җылы озатып һәм хәерле юллар теләп калдылар.

 

Э.Сәлимҗанова, 24 нче янгын сүндерү бүлеге инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International