Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, әлеге районнар да бүген-иртәгә урып-җыю эшләренә тотыначак. Әлегә планлаштырылган территориянең 8 процентында эшләр тәмамланган һәм 300 мең тонна бөртек суктырылган. Быел уртача уңыш гектарыннан 22,4 центнерны тәшкил итә, узган ел 21,7 центнер булган.
“Татарстанның төрле районнары корылыктан төрлечә зыян күрде. Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы, Спас, Нурлат, Әлки, Алексеевский кебек районнарындагы уңышка ул аеруча да зур зыян китерде”, - диде Марат Әхмәтов һәм соңгы елларда республикада корылыкка каршы күп чаралар күрүен искәртте. Гектарына 80 килограммнан артык йогынты ясаучы матдәләрне файдаланганда, уңышның яхшырак булачагын ассызыклады. Республиканың финанс мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, әлегә мондый матдәләрнең 40 килограммлап кына файдалануын хәбәр итте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Буа районында 20 процент, Зәй районында 18 процент территориядә урып- җыю эшләре тәмамланган инде. Апас, Минзәлә, Нурлат, Сарман районнарында да әлеге процесс тулы көченә бара һәм 15-20 мең тонна күләмендә бөртек суктырылган. Иң югары уңыш әлегә Балтач районында − анда гектарыннан 36 центнер чыга. Шулай ук Актаныш районы басуларыннан гектардан уртача 30-33 центнер, Тукай районында 29 центнер, Зәйдә 28 центнер, Азнакай районында 27 центнер, Апас районында 26 центнер, Тәтештә исә 25 центнер уңыш алына. Чүпрәле, Спас, Минзәлә, Бөгелмә, Лениногорск районнарында исә уңышның күләме гектарыннан 20 центнерга да тулмый. Марат Әхмәтов журналистларга шулай дип бәян итте.
“Июнь аенда явып узган яңгырлар безгә бик зур ярдәм итте, чөнки туфракка дым кирәк иде. Бөртекле культуралардан тыш, Татарстан басуларының 20 мең гектардан артык мәйданында кукуруз чәчелгән һәм яңгырлардан соң ул яхшы гына үсеп китте”, - диде министр һәм бу культуралы үсемлекнең уңышы югары булачагына өмет багълады.
“Татар-информ”, Лилия Локманова