Татарстанга яңгырлар әйләнеп кайта

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

   Бүген, 30 июль төнлә һәм көндез, республика буенча һәм Казанда яшен һәм көньяк-көнбатыштан җилнең секундына 16-21 метрга кадәр көчәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.

   Бүген төбәктә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр. Төнлә 14-19, көндез 24-29 градус җылы булачак.

Бүген Казанда яңгыр яварга мөмкин. Көндез 24-27, төнлә 15-18 градус җылы.

31нче июльгә каршы төндә синоптиклар урыны белән яңгыр һәм яшен фаразлый. 14-19 градус җылы булачак.

 

«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International