РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы уку елы башлану көнен күчерү-күчермәү мәсьәләсендә карашын белдерде

2015 елның 4 августы, сишәмбе

    РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин уку елы башын, көзнең беренче атналарында туризм өчен уңайлы һава торышына бәйле рәвештә, 1 сентябрьдән 15енә күчерергә тәкъдим итте, дип яза “Российская газета”.

    “Нигә барысына да мәктәпкә 1 сентябрьдә барырга? Уку елын 15 сентябрьдән башларга була”, – дип сөйләгән Игорь Левитин Воронежда туризм үсешенә багышланган утырышта.

    Ил башлыгы ярдәмчесе билгеләп узганча, Көнбатыш Европа илләрендә, территорияләрнең туристик куәтен файдалану максатыннан, “беренче кыңгыраулар”ны мәктәпләрдә 15-20 сентябрьгә күчерәләр.

Әмма әлеге тәкъдим РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында хуплау тапмаган: министрның беренче урынбасары Наталья Третьяк бу төр үзгәрешләрнең максатка ярашлы түгеллеге турында белдергән.

    Искәртеп үтик: яңа уку елын 1 сентябрьдән башлау традициясе Россиядә 1935 елда барлыкка килә. Хәзер бу көнне барлык, шул исәптән югары уку йортларында, беренче даими дәресләр уздырыла. Моннан тыш, 1984 елдан башлап 1 сентябрь илдә Белем көне буларак билгеләп үтелә.

 

tatar-inform.ru сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International