Соңгы вакытта Татарстанда контрафакт алкоголь куллану һәм аннан үлүчеләр саны артканнан-арта. Андый очраклар безнең районда да күп. Кичә район Советы бинасында Азнакай районы территориясендә алкоголь продукциясен сату мәсьәләсе буенча узган киңәшмәдә дә күтәрелде бу мәсьәлә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре, җаваплы хезмәткәрләр, алкоголь белән сәүдә итүчеләр әнә шул һәм башка проблемаларны хәл итү турында фикер алыштылар.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html