Балалар өчен янгын куркынычсызлыгы бәйрәме

2015 елның 7 августы, җомга

       24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге “Березка” һәм “Орленок” сәламәтләндерү үзәкләрендә ял итүче балалар өчен янгын куркынычсызлыгына багышланган бәйрәм үткәрделәр. Янгын сүндерүчеләр бу кичәне якынлашып килүче Россия Федерациясе гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 25 еллыгы, Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 20 еллыгына багышладылар.

      Ике көнгә тиклем сузылган бәйрәм программасы төрле, кызыксындыргыч чаралар белән тулы үтте.

      Бәйрәм тарихи  янгыннар турында  сөйләшү белән башланды. Яшь гражданнар әлеге әңгәмәдән бик күп яхшы  янгыннан саклану чараларын үзләштерделәр. Янгыннан саклану тематикасына бәйле викторина  барышында  балаларның ялкынга каршы тору кагыйдәләрен яхшы белүчеләргә махсус бонуслар тапшырылды.

      Кичәнең икенче өлешендә яшь ял итүчеләр янгын сүндерү һәм коткару  җайланмалары белән дә танышып үттеләр. Балалар хәзерге янгын сүндерүчеләрнең утка каршы  көрәшү өчен берсеннән-берсе көчле  янгын сүндерүче кәүсәләр, күпкаты йортлардан кешеләрне коткарып калырга  баскычлар, юл һәләкәтенә очраучы тимер атлардан тән җәрәхәте алган кешеләрне коткару өчен төрле – төрле җиһазлар күрделәр. Яшьүсмер егетләр янгын сүндерүче егетләрнең хәрби киемнәрен киеп тотрыклы, үз эшләрен дөрес һәм төгәл эшләүләренә сокланып карап тордылар. Кечкенә тамашачылар да үзләренә аерым бертөрле шөгылҗ таптылар – алар үз куллары белән ясалма учакны  янгын сүндергеч ярдәме белән сүндерергә өйрәнделәр.

      Янгын куркынычсызлыгына багышланган бәйрәм эстафета белән төгәлләнде. Командаларга бүленеп катнашучылар бер-берсенә тиз арада куркыныч янавын белгертеп, коткаручы ролен дә үтәп  беренче ярдәм күрсәтеп тә карадылар. Иң өлгер һәм оста катнашучылар иң күп иң көчле алкышларга күмелделәр.

      Бәйрәмнән соң янгын сүндерүчеләр һәм балалар бер-берсенә яхшы  теләкләр теләп, рәхмәтләр белдереп, бәйрәмнәрдә генә очрашырга язсын дигән фикердә калып саубуллаштылар.

 

24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге

 

янгын сүндерү һәм коткару бүлеге фоторепортажы >>>

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International