Бу циклда без республикабызның нефть өлкәсендә хезмәт куйган ветераннар хакында сөйләвебезне дәвам итәбез. Аларның беренче нефть ятмаларын табу, сугыш вакытында һәм аннан соңгы тыныч тормыштагы хезмәтләре хакында истәлекләре яңгырый. Азнакайдан хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ниһать ага Мозаффаров «Татнефть»тә илдә беренчеләрдән булып оешкан комсомол- яшьләр коллективлары эше хакында истәлекләре белән уртаклаша.