Азнакай районында барлык көч урып-җыюга юнәлдерелгән

2015 елның 11 августы, сишәмбе

     Бүгенге көндә барлык көч урып-җыюга юнәлдерелгән. Иген мәйданнарының әлегә 40 проценты җыелган. Яңгырлар тулы көчкә эшләргә ирек бирми. Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аяз көннәрнең һәр сәгатен файдаланып калырга чакырды. Ул шулай ук авыл җирлекләре башлыклары алдына якын арада шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итеп бетерү бурычын куйды.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International