Ниләр генә күрми адәм баласы. Ничә еллар күңелне тырнап торган бер вакыйга хакында язарга булдым әле. Бу хәл 1948 елның июль аенда була. Миңа ул вакытта 11 яшь.
Әти сугыштан япон сугышы беткәч кенә кайтты. Әзрәк тормышлар рәтләнә башлаган чак. Кибеттә талоннар бетеп, ипине ирекле сата башладылар. Шул вакыт әтине сельпога чакырып, ипи пешерергә кушалар, аның анда элек эшләгәне булган. Шулай итеп әти пекарняда, әни колхозда төрле эштә эшләп йөри. Бервакыт җәйнең матур көнендә бөтен халыкны клубка җыелышка җыялар. Ипи пешергән җирдән әтине дә кереп алалар, бригадир әнине дә алып китә. Шунда ук Гарифуллин Шәйдулла абзыйны эш урыныннан алып кайтканнар. Улы Зәкуан белән кызы Бибисайма апаны да алып килгәннәр. Җыелыш башланган.
“Авангард” колхозы рәисе Нәбиулла Әһелев сүз башлаган. Менә шундый указ килде, авылдан берничә гаиләне башка төбәккә җибәрергә кирәк. Без уйлаштык та Гарифуллиннар белән Гәрәйшиннар гаиләсен җибәрергә булдык. Халык аптырап кала, ничек, кая дигән тавышлар ишетелә. Кем дә кем риза булмаса, үзен җибәрәбез дип бик каты чыга Әһелев. Халык аңышып җиткәнче кул күтәртәләр. Әни һаман кайтмагач, мин пекарняга кереп, әти кая, дип сорадым. Әти белән эшли торган Разыя апа: “Бар, әтиеңне чакырып кил, ул клубта, ипи чыгарасы бар”, – диде. Мин клубка киттем, барсам, ике ишектә дә милиция тора. Бер кешене дә кертмиләр, чыгармыйлар да. Әти янына керә алмадым, елап кайтып киттем. Караңгы төште, сеңлемне җитәкләп бабайларга киттем, шунда безгә: “Аларны җыелыштан ук милиция алып китте”, – дип әйттеләр. Без елаша башладык, икенче көнне сеңлем белән алар яткан бина янына барып елап йөрдек. Әни белән Бибисайма апа бер бүлмәдә иделәр, без кечкенә тәрәзә аша сөйләштек, елаштык, алар да елый, без дә елыйбыз.
Алар: “Озак тотмаслар, чыгарырлар, безнең бер гаебебез дә юк бит”, – диделәр. Юк шул, чыгармадылар. Бер атна, ун көнләп үткәннән соң, аларны милиция белән өйгә алып кайтып, әйберләрне җыйнарга куштылар. Бар булган әйбер бер сандык, бер төенчек урын-җир әйберләрен әзерләделәр. Ниһаять, безне җибәрәсе көн билгеләнде. Полуторка машинасына әйберләрне төяделәр. Урамга халык җыелды, ап-ак сакаллы 85 яшьлек бабайның, туган-тумачаларның елап калганы әле дә хәтеремдә. Ул шуннан соң озак та үтми вафат булган. Халык елый, кайсысы әзме-күпме күчтәнәчен суза, саубуллаша. Ни өчен кул күтәргәннәрен шунда гына аңладылар. Шәйдулла абзыйның 3 баласы килгән, хатыны урын өстендә калды, авырый иде, килә дә алмады. Шәйдулла абзыйга бер төенчек суздылар, ул аның гармуны булган икән. Әти кулына алып сузып җибәрде. Моң агылды, ул гармунда бик матур уйный иде. Шәйдулла абзый җыр сузды. Җырның шушы сүзләре минем йөрәгемә сеңеп калган. “Маңгайларга язган язмышларны сыпырып ташлап булмый кул белән”. Шулай итеп без 8 елга Тымытык авылын калдырып чыгып киттек.
Бу минем балалык чорының бер онытылмас фаҗигасе булды. Безне ике милиционер озата барды. Бөгелмә төрмәсенә китереп төшерделәр, ир-атларны бер бүлмәгә, ә хатын-кызларны, бала-чагаларны бер бүлмәгә кертеп яптылар. Без анда ике атна булдык. Безнең кебекләрне тагын китерделәр, ике гаилә Письмянкадан рус кешеләре иде. Безне тагын машинага төяп, Казанга озаттылар. Анда тагын бик күп кешеләрне китерделәр. Биектау районыннан, Котлы Бөкәш авылыннан, Балтач районыннан... Бер составлык кеше җыйналгач, безне тимер юл станциясенә алып барып товарный вагоннарга төяделәр. Һәр вагонның ике ягында этләр белән безне солдатлар озата барды. Ишекне аз гына һава керерлек итеп йозаклар белән бикләп куйдылар, вагонның бер ягында ирләр, икенче ягында хатын-кызлар, балалар. Туктый-туктый барабыз. Өч көн баргач, бер станциядә поезд туктады. Ишекләрен ачтылар, чыгарга куштылар. Бу Кемерово өлкәсе Ижморка дигән станция иде. Без әйберләрне алып чыгып бер җиргә җыелдык, килгән бар кешеләрне тезеп барладылар, бер состав кеше бала-чагалар. Кемнәр генә, нинди генә милләт кешеләре юк иде анда: Украинадан, Чуашстаннан, күбесе татарлар иде. Безне Шәйдулла абзыйлар белән Тайга дигән станциянең 17 км дигән разъездына билгеләделәр. Баракларга урнаштырдылар. Әтине һәм башка ир-атларны урман кисәргә җибәрделәр.
Алар кул пычкысы белән урман кистеләр, эшләре шул кадәрле авыр иде, әниләрне вагон төяргә җибәрделәр. Ә без 4 км җиргә җәяү йөреп укыдык. Адәм баласы кайда булса да яшәргә тырыша, җайлаша. Сыер асрадык, бәрәңге утырттык, урманда җиләк-җимеш җыйдык. Кайтырга гына рөхсәт булмады. Бик сагындык, бик еладык, бик кайтасыбыз килде. Әтиләр Шәйдулла абзыйлар белән сөйләшәләр дә тиешле урынга хат җибәрәләр. Шул язу килгәннән соң кайтырга рөхсәт итәләр. Мин алданрак кайтып Азнакайга эшкә кердем. Яңадан ике ел үткәч, әтиләр кайттылар. Кайтып, бабайлар нигезенә бик матур итеп йорт җиткезделәр. Бәндә каһәрләсә дә, Алла каһәрләмәсен дигән әйтем бар. Алар бик матур итеп тормышларын дәвам иттеләр. Әти дә, әни дә юк инде хәзер. Безнең урамда күршедә генә яшәгән, безне Себергә озаткан колхоз рәисе бер дә рәхәт күрмәде. Соңгы көннәренә кадәр әтидән гафу үтенде. Әти ачу сакламады, ул чирләгәндә, кереп, чәчен алып, кырындырып чыга иде. Әти, син ничек гафу итә аласың, шундый авырлык күреп тә, ди идем. Ул: “Дөньяныкы дөньяда бетсен, Аллаһы Тәгалә үзе белер әле”, – ди иде.
Минем исемә төшсә, йөрәгем әрнеп китә. Башта сугыш вакытында күргән авырлыклар. Аннары сөрген еллары, минем урланган балачагым. Мәрхәмәтсез, гаделсез кешеләр аркасында.
Әдилә Хөснетдинова.
Азнакай
(“Ватаным Татарстан”, /№ 116, 11.08.2015/)