Азнакай игенчеләре 23,2 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны суктырып алганнар. Бу барлык чәчүлек мәйданның 39 проценты дигән сүз. 58 мең тонна иген суктырылган. Гектар уңышы уртача 25 центнер тәшкил итә.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html