Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәгановның шәхси инициативасы белән 17-23 августта нефть төбәге шәһәрләрендә зур концерт турлары уза. 21 августта 18 сәгатьтә Ишкәев исемендәге балалар паркында азнакайлыларны да нефтьчеләребез бүләге: җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Римма Ибраһимова, “Казан егетләре” төркеме катнашында зур концерт көтә.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html