Азнакай Пенсия фонды идарәсе белгече Гөлнара Галиәхмәтова пенсияләрне софинанслау буенча түбәндәге җавапны бирде:
– Дәүләт софинанслау программасында катнашучыларга 2015 ел тәмамланганчы, ягъни 25 декабрьгә кадәр кимендә 2000 сум акчаларын пенсиянең җыелма өлешенә күчерергә кирәк. Взносның максималь күләме – 12000 сум. Дәүләт бу акчаны икеләтә арттырып, сезнең Пенсия фондындагы шәхси счетыгызга күчерә. 2 мең сумнан кимрәк күчергәндә, дәүләт акчагызны арттырмый.
2015 елның 1 гыйнварыннан әлеге законга үзгәрешләр кертелде. Әгәр моңа кадәр пенсиянең бер тапкыр түләнә торган җыелма өлешен ел да алып булса, хәзер 5 елдан соң гына алырга мөмкин. Мәсәлән, 2015 елда өстәмә страховой взнос кертүчеләр аны 2021 елда гына ала алачак. Акчаны республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, “Электрон Татарстан” инфоматлары, кредит учреждениеләре аша күчерергә була. Ә иң җайлысы –эш урыныгызда хезмәт хакыннан взносларны тотып калып, пенсия фондына күчертү.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html