Баш авыртса да, йөрәк чәнчесә дә, аяк-кул сызласа да даруханәгә торып чабабыз. Ә бәяләр, башка продукциягә кебек, даруларга да көнләп үсә.
– Иҗтимагый советка кайбер нокталарда бәяләр артык югары дигән хәбәрләр килде. Әлеге проблеманы игътибарсыз калдыра алмадык. Тормыш өчен иң кирәкле дарулар исемлеген барлап, районыбыз даруханәләре буенча күзәтү үткәрдек, – ди иҗтимагый совет рәисе урынбасары Лилия Әхмәдишина.
Экспертиза нәтиҗәләре карар кабул итү өчен район җитәкчелегенә тапшырылачак. Бәяләр турында борчулы хәбәрләр булса, барлык даруханәләрдә бәяләрне дәүләт көйләвен сорап, республиканың иҗтимагый палатасына да мөрәҗәгать итергә ниятлиләр.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы >>>