15 август – архиологлар көне

2015 елның 14 августы, җомга

    Танылган археолог, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бүлек мөдире, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов бу җәйдә Мөслим районында казу эшләре алып барган икән. Берничә сәгатькә Бөгелмәгә сугылган галим, редакциябездә булып, эшләренең барышы хакында сөйләде, табылдыкларны күрсәтте. Алар белән сезне дә та­ныштырырга булдык, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

 – Иң беренче булып, Мөслим районында алган тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз иде, Альберт Әхмәтҗанович.

– Мөслим районы үзәгенә килүгә, иң әүвәл Туган якны өйрәнү музеен карап, ядкарьләрне өйрәнеп чыктым. Әлеге рай­онда тарихка сак, игътибарлы икәннәр: былтыр музейны төзекләндергәннәр, яңартканнар. Бүген дә анда реконструк­ция эшләре бара. Авыллардагы табыл­дыклар белән тулыландыргач, заман таләпләренә туры китереп, август аенда аны яңабаштан ачарга исәплиләр. Шуңа күрә хәзер район авылларында ни-нәрсә булганлыгын барлап йөрдем. Ык елгасы ярлары тик тормый, табигать шартлары тәэсирендә ашала, ишелә, җимерелә то­ра. Елга буендагы Салавыз-Мухан, Иске Чакмак авылларында яшәүчеләр миңа бик борынгы чорга – иртә тимер гасыр­га караган ядкарьләр алып килде. Алар шактый ук яхшы сакланган, бакыр һәм бронзадан ясалган аеллар иде.

– Ә үзегез кайсы авылларда казу эшләре алып бардыгыз?

– Нигездә, Тамьян авылы янында ка­зу эшләре алып бардык һәм без анда бо­рынгы авыл урынына тап булдык. Тамьян авылыннан ике чакрым читтә, Ык буен­да, елга суы җәелгән урыннан бераз кал­курак төштә ул урын. Аның янәшәсендә генә диярлек Актүбә дигән кечкенә генә күл бар. Анда бронза чорына караган та­былдыклар – чүлмәк, төрле савыт-саба кисәкләре, тимер, сөякләр бик күп чыкты. Биредә халык безнең эрага кадәр 2 мең еллар чамасы элек һәм безнең эраның беренче меңьеллыгы дәверендә яшәгән дигән фикергә килдек. Билгеле, төрле кабиләләр булып, халкы үзгәреп, алы­шынып торган. Һуннардан соң яшәгән төркиләргә, маҗарларга, башка кабилә- ыруларга караган материаллар да бар. Аннан соң Алтын Урда чорына, мәсәлән, Чиялек дигән күчмәннәр культурасы­на караган ядкарьләр дә бераз очра­ды. Әлеге табылдыкларны тулысынча өйрәнеп беткәч, җирле музейга тапшы­рачакбыз. Тамьян авылы янәшәсендәге Ык буенда бәрәңге бакчаларында Алтын Урда чорына, XIV – XVI гасырларга – Ка­зан ханлыгы чорына караган тарихи як­тан бик кыйммәтле ядкарьләр дә табыл­ды. Тамьянда XIV – XVI гасырларга кара­ган кабер ташлары да сакланган.

– Тагын кайсы җирләрдә булды­гыз?

– Мөслим районы белән Минзәлә районы чигендәге Маҗын дигән авыл янында да бик борынгы авыл урыны бар­лыгы ачыкланды. Ул бүгенге көндә ярты метр чамасы ком астында калган. Җирле халык хуҗалык эшләре өчен шуннан ком алганга, хәзер әлеге тарихи объект җимерелеп тә килә. Мондый хәлгә юл куймас өчен җирле хакимият җитәкчеләренә мөрәҗәгать итмәкче булам. Җир астында калган авыл урынында шактый кызыклы әйберләр табылган һәм җирле музейга куелган булган. Тик, ни кызганыч, соңгы елларда музейдагы экспонатлар­ны таратып бетергәннәр.

    Аннан соң Урыс Шуганы, Олы Чакмак авыллары янында да борынгы кешеләр яшәгән торак урыннары бар. Әмәкәй, Ка­рамалы тарафларында да шундый урын­нар барлыгын күрдем. Заманында архео­логлар табып, барлап куйган торак урын­нары, әйтик, Мәлләтамак авылы янындагы ядкарьләр хәзер җимерелгән. Ан­да нефтьүткәргеч, газүткәргечләр са­лынган. Шул урыннардан ерак та түгел, Ык, Мәллә елгалары буенда шактый гы­на башка торак урыннары да табылды. Болары – бронза, иртә урта гасырлар, Болгар, Алтын Урда чорына карый тор­ганнар. Мәлләтамакның үзендә, елганың ике як ярында да борынгы торак урын­нары барлыгы ачыкланды. Мәлләтамак белән Игенче авылларының урта бер төшендәге Акъярда да борынгы кешеләр яшәгән урыннарга тап булдык.

   Совет чорында Катмыш авылы янында зур терлекчелек комплексы төзегәннәр. “Шул вакытта байтак кына борынгы кабер ташларын җимереп, нигезгә сал­дылар”, – диделәр белгән кешеләр. Шу­лай да җирле халыкның ярдәме белән без анда сакланып калган тугыз кабер ташы табуга ирештек. Тугаш авылы янында ике зиратта булдык. Берсе – шактый борынгы зират. Анда бер төрбә, дүрт борынгы ка­бер ташы бар. Туйгелде авылындагы ис­ке зиратта исә 26 борынгы кабер ташын барладык. Кабер ташларында шактый күп мәгълүмат сакланган була: анда кем күмелгән, ул нәрсә белән шөгыльләнгән, туганнары, күрше-күләне кемнәр булган һ.б. Ә гомумән әйткәндә, Мөслим ягын­дагы кабер ташлары ныклап, яхшылап өйрәнелмәгән әле. Язмаларын укып бу­ла торган иң борынгы кабер ташлары XV – XVII гасырларга карый.

– Борынгы ядкарьләрне барлау халыкка нәрсә бирә? Аларны өйрәнү, кызыксыну бармы?

– Бик кызганыч, әмма күп кенә тари­хи ядкарьләр югалып бара. Мәсәлән, Мөслим районы җирлегендә узган гасырның 70 нче елларыннан бир­ле бер генә археолог та эшләмәгән. Татарстанның көнчыгышына, гомумән, бу мәсьәләдә игътибар җитми әле. Шул ук вакытта Башкортстан галимнәре килеп, үз тамырларын, шәҗәрәләрен, үз ырула­рын эзли: “Монда башкортлар яшәгән!” – дип сөрән сала. Фәнни яктан ялгышса­лар да, үзләрен саклап калу өчен тыры­ша бит алар, ә без – битараф!

    Менә шулай төрле районнарны өйрәнеп, фәнни китаплар чыгарабыз. Татарстан төбәкләрен илебездә, чит илләрдә танытырга тырышабыз. Шул басылып чыккан китаплар нигезендә мәктәпләрдә туган як тарихын укытыр­га, һәрхәлдә, туган як тарихын укытканда файдаланырга була. Мин кайсы районда эшләсәм дә, килү белән җирле телевиде­ние, радио, газетада чыгыш ясарга ашы­гам. Халык тарих белән, бигрәк тә туган як тарихы белән нык кызыксына. Шулай итеп элемтәләр урнаша: шылтыраталар, киләләр, үзләрендә булган ядкарьләрне дә алып киләләр. Өйрәнгәннән соң алар район музеенда урын алачак.

– Соңгы елларда Татарстанның көнчыгышын өйрәнү белән ныклап шөгыльләнә башладыгыз бугай?..

– Чынлап та, шулай. Беренчедән, Ка­заннан ерак, мөмкинлекләр дә азрак дип­ме, монда эшләргә килергә ашкынып тор­ган галимнәр күренми. Икенчедән, үткән гасырның 50 нче елларында бу тараф­та Октябрьский каласыннан Анисим Шәкүров дигән тарихчы, музей төзүче эшләгән. Уфадан Михаил Обыденов дигән бер галим килеп киткән. 1970 ел­ларда үз археологларыбыз: Евгений Ка­заков, Петр Старостин, Рөстәм Габәшев казу эшләре башлап караган. Алар фикеренә караганда, XVI гасырга кадәр бу җирләрдә яшәү өчен бөтен шарт­лар да булган. Ә менә аннан соң – япан кыр, кешеләр яшәгәнлеге, цивилизация булганлыгы сизелми. Әле алай гына да түгел, Явыз Иван гаскәрләре басып ал­ганчы, бу якларда ике гасыр дәвамында халык яшәмәгән дип исәпләүчеләр дә бар. Имеш, урыслар килгәч кенә тормыш күтәрелеп киткән. Нугай чорын телгә дә алмыйлар. Аерым алганда, Бөгелмә шәһәрендә шулай дип исәпләүчеләрне очратырга туры килде... Дөрес фикер түгел! Бу тарафларга күчмәннәр генә килеп китмәгән. Биредә утрак тормыш алып барганнар: җирле осталар бул­ган, һөнәрчелек чәчәк аткан. Өзеклек булса да, ул ун-егерме елдан артмаган. Һәрхәлдә Ык, Агыйдел, Шушма елгала­ры буенда һәрвакыт кемнәр дә булса яшәгән, авыллар һәм кечкенә шәһәрләр гөрләп торган. Аерым алганда, борынгы заманнарда Ык елгасы зур, тирән бул­ган, анда көймәләр, кораблар да йөреп торган. Һәр авыл биләмәсендә дүрт-биш зиратның саклануы – моңа ачык мисал. Аларның һәрберсендә бүген дә, кимендә, 50 – 60 кабер ташы сакланган.

– Якын киләчәктә кайсы районнар­да эшләргә планлаштырасыз?

– Планда Сарман, Актаныш, Минзәлә, Зәй тарафларында эшләү нияте бар. Ник дигәндә, Казан ханлыгы белән Нугай Урдасының чикләренә туры килә бит бу тарафлар. Аерым алганда, Ык буе – Ну­гай җирләре. Казан татарлары белән ну­гайлар кушылган җирләр бу. Көнбатыш Башкортстан белән Көнчыгыш Татар­станны берләштерүче бер компонент – бер халык, бер милләт формалашкан биредә. Үз заманында татар-нугайлар ки­леп, монда ясак җыйган, алар тарафын­нан бернинди җимерү эшчәнлеге дә бул­маган. Җәен бу якларда яшәп, кышларга җылы якларга китүче күчмән нугайлар, билгеле, җирле халык белән дә кушыл­ган. Биредә угро-фин халыклары, әйтик, маҗарлар да яшәгән, әмма инде күбесе төркиләшкән булган. Тагын да борынгы­рак чорда исә сарматлар яшәгән, аннан һуннар, төркиләр килеп, бөтен халыкны берләштергән, үз канаты астына алган. Имәнкискә кабиләләре, угорлар, болгар­лар, төркиләр кушыла барган.

– Сөйләшүебезгә йомгак ясап, нәр- сә әйтер идегез?

– Безнең Татарстанда казу-тикшерү эшләре күпмедер күләмдә башкарыл­са да, комплекслы, системалы алып ба­рылмый әле. Татар тарихын тирәнрәк өйрәнү өчен татар авыллары тарихын яхшы белергә кирәк. Шуның өчен тари­хи ядкарьләр табылган, археологик казу эшләре уздырылган урыннарны яңадан карап, барлап чыгарга кирәк. Хәзер ин­де аларның күбесе җимерелгән. Хуҗалык эшләре, табигать шартлары аларны ишә- җимерә тора. Кайбер китапларда архео­логик ядкарьләргә кагылышлы хаталар да күп очрый. Аларны да төзәтәсе иде. Яңа ядкарьләр дә табылмый калмый. Монысы – беренче максат.

     Икенче юнәлеш – урта гасыр кабер ташларын өйрәнү. Аларның кайберләрендә рун тамгалары да очрый. Борын­гы татар телендә гарәп хәрефләре белән язылган кабер ташларының күбесе, ни кызганыч, җиргә иңә бара. Шулар­ны сурәткә төшереп, күләмнәрен үлчәп, сызымнарын алып калу зарур. Өмәләр ясап, ул ташларны саклап каласы иде дип, урыннарда халыкка да мөрәҗәгать итәбез. Өченчедән, элек булып та, хәзер югалган, таралган авылларның да тари­хын язарга кирәк. Ул авылларның торак урыннары, зиратлары билгеле бит әле...

– Кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Альберт Әхмәтҗанович. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар, кызыклы та­былдыклар очрасын. Үз чиратында, без алар белән газета укучылары­бызны таныштырып барырга ышан­дырып калабыз.

 

Әңгәмәдәш – Руслан ҖӘЛӘЕВ

 

Чыганак:  “Бөгелмә авазы” 14 август 2015 ел № 59 (4351)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International