Татарстанда 792,8 мең гектар мәйданда урып-сугу эшләре башкарылган. Бу барлык мәйданнарның 51 процентын тәшкил итә, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
1691,1 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача 21,3 центнер икмәк чыга.
Урак өсте алдынгылары булып Арча, Азнакай, Әлмәт, Буа, Минзәлә, Сарман һәм башка районнар санала.