Хисап җыелышы

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Актүбәдә җирле власть белән халык арасында ныклы күпер

Бу көннәрдә барлык оеш­маларда, учреждениеләрдә хисап җыелышлары бара. Актүбә бистәсе җитәкчелегенең дә ярты еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Актүбәдә җирле власть белән халык арасында ныклы күпер са­лынган. Кешеләрнең бер генә мөрәҗәгате дә игътибардан читтә калмый. Халык үзен бор­чыган сорауларга җавапны хисап җыелышы алдыннан Мәдәният йорты фойесында социаль, торак- коммуналь һәм башка хезмәтләр җитәкчеләре кабул итүе вакытын­да да ала алды.

Актүбәнең иң авырткан ноктасы – авария хәлендәге 24 торак йорт. Аварияле йортлардан халыкны күчерү буенча адреслы төбәк программасы нигезендә бистәдә бүгенге көндә 24 фатирлы өч катлы йорт төзелеп килә. Тагын өч торак йорт төзү планлаштырылган.

Бистә елдан-ел үсә, матурла­на. Узган ел ул төзеклеге буенча ил күләмендә җиңү яулаган иде. Биредә Татарстан нефтенең 70 ел­лыгы паркы, спорт мәйданчыклары ачылды. Август ахырында тагын бер куанычлы вакыйга көтә – Пар­клар һәм скверлар елы уңаеннан төзелгән яңа сквер актүбәлеләр карамагына тапшырылачак.

Җыелышта катнашкан район җитәкчеләре Актүбә халкына алга таба да шулай бердәм, актив бу­лып яшәүләрен һәм эшләүләрен теләде.

Резеда ШӘРИПОВА

Чыганак: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International