Яшьләр эшче һөнәрләрен сайлый

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Франция һәм Белгияне дә узып, WorldSkills Competition уздыру хокукын отты. Эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпио­наты Казанда узачак.

Димәк Россия һөнәр осталыгы бу­енча WorldSkills Competition дөнья чем­пионатын 2019 елда Казан шәһәрендә кабул итәчәк. Бу хакта Сан-Паулуда уз­ган (Бразилия) WorldSkills Генераль Ас­самблеясе утырышы йомгаклары бу­енча билгеле булды. Татарстан деле­гациясен Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чемпионатны үз территориясендә кабул итү өчен Казаннан тыш, Париж (Франция) һәм Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләре дә көрәште. Әмма жюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен тавыш бирде.

Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, әлбәттә, иң беренче чиратта икътисадның үсеше белән бәйле һәм бу Республика җитәкчелеге һәм аның Лидеры Рөстәм Миңнеханов куйган иң өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Татарстан җитәкчелеге сәнәгать предприятиеләре һәм вуз җитәкчеләре белән берлектә эшче һөнәрләрне по­пулярлаштыру һәм аларны үстерүгә зур игътибар бирә. Узган ел Татарстан­да 5 р есурс ү зәге б арлыкка к илде, ә быел янә бишәү ачылачак. Республи­када барлыгы 25 ш ундый заманча ре­сурс үзәкләре булачак. Колледж һәм югары б елем б ирү й ортлары җ ирле товар җитештерүчеләр белән хәзер бөтенләй яңа бәйләнештә эшлиләр.

Елдан-ел җитештерү сәнәгате үсә барган бүгенге чор, эшче кадрларга зур сорау тудыра. Ничә еллар дәвамында укып юрист, икътисадчы белгечлеге алган яшьләр эш таба алмый апты­рап йөргәндә, тракторчы, машинист, пешекчеләрне бүген биш куллап алыр­га әзер торалар. Кадрлар кытлыгын иң беренче чиратта авыл хуҗалыгы кичерә. Элек мәктәпне тәмамлаганда урта белем аттестаты белән бергә, тракторчы-машинист таныклыгын да алып чыгалар иде. Егетләр генә түгел, хәтта кызлар да шушы “пра­ва” белән тракторчы булды, күпләре тәүге хезмәт юлын башлап җибәрде. Ике ел элек муниципаль район баш­лыгы Марсель Шәйдуллин инициа­тивасы белән азнакайлылар әлеге традицияләрне яңартып җибәрделәр. Берничә авыл мәктәбендә трактор- комбайннарда эшләү өчен белгечләр әзерләнә башлады. Белем бирүдә үзебезнең һөнәри лицей-көллиятнең җирле филиалы укытучыларыннан тыш, авылларның үзендә яшәүче тәҗрибәле белгечләр, механизатор­лар д а җ әлеп и телде. Я згы ч әчү а л­дыннан механизатор таныклыгы алган егетләребезнең күбесе әнә шулай ту­рыдан-туры басу-кырларга юнәлде.

Әнә “ Марс” х уҗалыгы җ итәкчесе Рамил Зарипов егетләрен читкә җибәрмәскә теше-тырнагы белән ябышкан: “Армиягә озатам, каршы алам, эшләргә бар шартларны туды­рам”, – дип тора. Биредә шушы авыл­да туып-үскән япь-яшь белгечләр җир җимертеп эшлиләр.

Механизатор Рушан Зарипов, исәпче-лаборант Регина Мостафи­на, баш ветеринария табибы Артур Фәррахов, төзүче Руслан Зарипов, машина йөртүче Рифат Гыймади­ев – һәммәсе бәхетләрен туган җирләрендә тапкан яшь белгечләр.

Бүгенге көндә авылда төпләнеп калучы яшь кадрлар Республика Президенты программаларыннан файдаланып йортлар сала, гаилә кора. Мәсәлән, ТР хөкүмәте про­граммасы нигезендә техникум­нардан соң авылга кайтып эшкә урнашучыларга 50 мең сум “подъ­емный” түләнә. Яшьләрнең хезмәт хакларына ике ел буена ай саен 5әр мең сум өстәлеп бара. Әлеге программа яшьләрне авылга җәлеп итәргә булыша. Аларга торак шар­тларын яхшырту мөмкинлеге дә күп. Соңгы биш ел эчендә респу­блика авылны үстерү програм­масы буенча 61 гаилә районда торак шартларын яхшырткан. Узган ел әлеге мөмкинлектән район­да 10 гаилә файдаланса, програм­ма гамәлгә кергәннән бирле бар­лыгы 130 өй төзелгән инде. Моннан кала безнең үзебезнең җирлектә гамәлдә булган ярдәм программа­лары да бар. Авылда төпләнеп кал­ган яшь гаиләләргә бушлай бозау­лар таратылу – аларга аякка басып, ихатасында мал-туар асрый башлау өчен бер дигән ярдәм чарасы.

Авылда ошап бетми икән, рәхим итеп шәһәрдә кал! Эшче һөнәре булганнарны бүгенге көндә һәрбер оешма-предприятиедә колач җәеп каршы алалар.

– Бүгенге көндә филиалда һөнәр алучыларның берсе д ә х алык­ны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә тормый, – диләр көллиятнең җирле ф илиалы җ итәкчеләре. – Узган уку елында филиалда 10 төр буенча 460 укучы белгечлек алды. Алар үз һөнәрләре белән эшкә урнаштылар. Тракторчы-ма­шинистлар (бу уку елында 51) һәм машина йөртүчеләр, нигездә авыл хуҗалыгында хезмәт куялар. Авто­механик, электр һәм газ белән эре­теп ябыштыручы, штукатур-маляр, пешекче, тегүче, машина йөртүче һәм башка һөнәр ияләре күпчелек сәнәгать предприятиеләре, авто­сервис, төзү, хезмәт күрсәтү оешма­ларында үз урыннарын таптылар. Һөнәр үзләштерүчеләр арасында хәтта үз эшен башлап җибәрүчеләр дә бар.

Азнакай районы җитәкчелеге, ха­лыкны эш белән тәэмин итү үзәге, колледжның уртак хезмәттәшлеге, проекты нигезендә биредә теләге булган 10 нчы сыйныф укучыла­рына бушлай һөнәр үзләштерү мөмкинлеге дә бирелгән. Яшьләр тормышта җитмеш төрле һөнәрнең дә аз икәнлеген беләләр. Кем генә булып эшләсәң дә, үзләштергән һөнәр беркайчан да артык булма­ячак. Әнә кечкенәдән үк сварка белән могҗизалар тудыручы әти- бабаларының эшенә кызыгып үскән Айгөл белән Чулпан ир-егетләр эше дип тормаганнар, эретеп ябышты­ручы һөнәрен үзләштергәннәр.

– Һәрбер ир-ат техниканы белеп торырга тиеш, – ди тракторчылар курсын тәмамлаучы Гадел Хафизов та.

Әйе, яшьләр хәзер эшче һөнәрләрен сайлый. Хөкүмәтебез һәм район җитәкчелегенең ныклы ярдәмен тоеп, туган-үскән җирендә төпләнеп, киләчәккә ныклы ыша­ныч белән яши.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Чыганак: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International