Юбилярлар

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Туксанда да япь-яшь әле ул

Берүк күз генә тия күрмәсен.

Рабига апаны беренче күрүгә үк: “Юк, мин ялгышканмындыр, бүген аны туксан яше белән түгел, ә бәлки җитмеше белән тәбрикләргә киләләрдер”, – дип уйладым. Яшь калуның сере нидә дип сорасалар, дөрес ту­клану, яман гадәтләрсез яшәү, хәрәкәт... дип тезеп китәләр.

Әмма, минем уйлавымча, моның сере – ул кешеләргә кылган игелектә. Бу хак­та аның балалары, туган-тумачалары, якыннары, хезмәттәшләре дә сөйләп утырдылар. 90 яшендә булуга карама­стан, “дәү әни” бик игелекле, кунакчыл: өеп коймагын, бәлешен, тәкәләрен дә пешереп куя икән. Яшьләрне дә узды­рып җибәрерлек зиһенле, матур, чиста итеп сөйләшә дә ул:

– Азнакай кызы мин, – ди Рабига апа. – Бөтен гомерем шушында узды. Азнакайның беренче мәктәбендә бе­лем алганнан соң, 4-5 ел райиспол­комда эшләп алдым. Ә инде 1946 ел­дан башлап лаеклы ялга чыкканчы яки гомерем буе эчке эшләр бүлегендә се­кретарь, бухгалтер булып эшләдем. Бу чорда монда 10 җитәкче алышынды.

Рабига Миргасим кызы ты­рыш х езмәте ө чен б ик к үп М ак­тау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә, Почет китабына кертелә. “Эчке эшләр органнарында фидакарь хезмәте өчен” медальләренең 1,2,3 нче дәрәҗәләренә лаек була.

1953 елда чибәр һәм акыллы Раби­ганы фронтовик Мәгъсүм Әюпов күреп ала. Бөек Ватан сугышында җиңү яу­лап кайткан кыю егет һ әм чибәр акыл­лы кыз Рабига матур тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре булып балалары дөньяга килә. Әюповлар – нефтьчеләр гаиләсе. Өлкән Әюпов гомере буе “Азнакайнефь” идарәсендә АХО начальнигы булып эшли. К ызы Рәмилә һәм улы Наил дә әтиләре эзеннән китәләр. Бу өлкәдә җаваплы урыннарда эшлиләр.

Рабига Кәримова әнә шулай үз яшенә бирешмичә, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, аек акыл белән, һәр яңа көнгә сөенеп тулы тормыш алып бара. Балалары аны бервакыт та ялгызын гына калдырмыйлар. Улы Наил белән килене Людмила тәрбиясендә яши генә башлый, сагынып кызы Рәмилә Әлмәткә алып китә үзен. Өлкәнәйгән көнеңдә әнә шулай якыннарыңның хөрмәтен тоеп, онык, оныкчыкларың белән мәш килеп яшәүдән дә олы бәхет юктыр ул.

Рабига апа Кәримованы олы юбилее белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Татнефть” ААҖ нең профком җитәкчесе Гомәр Ярул­лин, район полиция бүлегеннән Гөлназ Әхмәтшина, халыкны социаль яклау идарәсе һәм башка оешмалардан килгән вәкилләр тәбрикләде, иң изге теләкләрен җиткерде. Бу көнне тыштан ук күз явын алырлык гөлләргә күмелгән матур йортның эчке ягы да чәчәкләр белән тулды. Ә алар уртасында иң ма­тур, иң кадерле “чәчәк”ләрнең берсе – т ыйнак кына елмаеп утыручы Рабига апа үзе иде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Чыганак: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International