Юбиляры

2015 елның 22 августы, шимбә

Азнакай район башлыгы М.З.Шәйдуллин Яппарова Асия Хафиз кызын 90-яшьлек юбилее белән котлады

          Яппарова Асия Хафизовна  Актаныш  районы Ошэр  авылында 1925 елның 20 августы 3 балалы кресьян семьясында туып үскән.  Туган авылы мәктәбендә  4 сыйныф  белем алган.    Чордашлары кебек аңа да бик иртә житлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә.  Аннан сон пенсиягэ киткэнче мэктэптэ жыештыручы булып эшлэгэн. Нинди генэ эш эшләсә дә  макталуда була ул. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.

1947 елда Барый исемле фронтовик егеткә тормышка чыга.      Мәхәббәт җимешләре булып 2 бала доньяга килэ. 1952 елда тормыш иптэшен бакыйлыкка озата,зур тырышлыклар белэн балаларын аякка бастыра Асия Хафизовна.

           Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша Асия Хафизовна.  Бугенге көндә  кызы Рэзифэ белән яши; 7 оныкның 10 оныкчыкның һәм 1 оныкчык баласынын яраткан эбисе, карт әбисе ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International