Юбилярлар

2015 елның 25 августы, сишәмбе


Галлямова Хамида Миннихановнаны 90 яшьлек юбилее белән  Азнакай социаль яклау бүлеге начальнигы  Камалов Фәндүс  Мөхәммәтфатих улы тәбрикләде.

Галлямова Хамида Миннихановна 1925 елнын 22 августында туган.

 Санэпидстанциядә лабороториядә эшләгән, тыл хезмәткәре.

    Хамида  Миннихановна    Актаныш   районы Телэкэй  авылында,  крестьян семьясында доньяга килгән.  7 сыйныф белем ала. Чордашлары кебек аңа да бик иртә житлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә.   Бераздан  берничэ кызны Кемерово олкэсе Прокопьевск шэхэренэ резин итек ясау эшенэ жибэрэлэр. Шунда эшлэгэндэ Чирмешэн егете Газим белэн танышып тормыш корып жибэрэлэр.

Азнакай якларында нефть эзлэу эшлэре башлангач  абыйлары чакыруы белэн Азнакайга кайтып топлэнгэннэр. Мәхәббәт җимешлэре булып 3 бала доньяга килә.

      Хамида Миннихановна пенсиягэ киткэнче   Азнакай санэпидстанциясенен лабороториясендэ жыештыручы булып эшли.  Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.

     2012 елда тормыш иптэшен бакыйлыкка озата.

     Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, аек акыл белән , ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша Хамида Миннихановна.    Балаларынын кадер-хөрмәтен тоеп яши ул

      Хамида Миннихановна    5 оныкнын, 7 оныкчыкның яраткан әбисе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International