Бүген күпләр сатып алган балларының сыйфатсыз булуыннан зарлана.

2015 елның 26 августы, чәршәмбе


Бүген күпләр сатып алган балларының сыйфатсыз булуыннан зарлана. Кибетләрдә сатылганы да күп вакытта үз исемен акламый. Бу хакта белгечләр дә чаң суга. Алар “Умартачылык турында”гы законга үзгәрешләр кертергә кирәклеген белдерә. Умартачылар бары тик сыйфатлы бал гына сатарга тиеш, ди алар.

Бөтен­россия Умартачылык берлеге президенты Ольга Чупахина сүзлә­реннән аңлашылганча, ки­беттә сатыла торган яхшы бал янәшәсендә ясалмасы да булырга мөм­кин. Андый балны ярминкә, базарларда да очратырга була. Бу хакта күпме генә сүзләр алып барсак та, барыбер алдыйлар.
Белгечләр чын балны күз белән карап та аерырга була дигән фикердә. Табигый бал берничә ай эчендә утырырга тиеш. Кыш уртасында сыек бал саталар икән, димәк, шикләнергә җирлек бар. Хә­зер нәкъ бал сатып ала торган чор. Алданасыгыз кил­мәсә, тәмләп карарга ки­рәк. Тамак тө­бенә утырган кебек тоелса, ачы тәм сизелсә, димәк, бал сыйфатлы.
– Чын умартачы беркайчан да ялган бал сатмый, – ди Лаеш районының Кече Елга авылы фермеры Гафур Зарипов. – Бал дәвалау үз­легенә ия. Аны синнән нәкъ шул максатларда алалар.


Ольга Чупахина белдер­гәнчә, ясалма балда файдалы матдәләр азрак була, ул тәме белән дә аерыла. “Мондый бал белән берәү дә агуланмый, әмма аның файдасы юклыгын да истән чыгармыйк”, – ди белгеч. Халыкны сыйфатлы бал белән тәэмин итү максатыннан, ул Дәүләт Думасына тәкъдим белән чыккан. Аның фикеренчә, бу эшне ныклы күзәтү астына алучы иҗ­тимагый оешма булдырырга кирәк. Умарталыкларда җи­тештерелгән бал­ның сыйфатын тикшереп тору өчен махсус пас­портлар кертергә кирәк­леген ас­сызык­лый ул. Шул ук вакытта чәчәкле үсем­лек­ләрне дә теләсә нинди агу-химикатлар белән эш­кәр­түне тыярга ки­рәклеген бел­дерә. Кайбер умартачылар сыйфатсыз д­ару-препарат­лар белән эш итә, аларны  куллану технологиясен дә сакламый, нә­тиҗәдә бал сос­тавы үзгәрә, табигать нигъ­мә­тендә антибиотиклар, авыр металлар күләме сизелерлек арта, дип чаң суга. Умартачыларны бер йод­рыкка туплап торучы берлек барлыкка килсә, лаборатор тикше­рүләр алып бару мөм­кинлеге дә туар иде дигән фикердә белгеч. 


Чыганакларга күз салсак, Россиядә җитештерел­гән балның 90 проценты шәхси хуҗалыкларга туры килә. Ә аз санда умарта тотучылар сәүдә үзәкләренә ялгызлары гына үтеп керә алмый. Алар, балларын кая куярга бел­мәгәч, алыпсатарлар белән эшләргә мәҗ­бүр. Тик умарталыктан киткән бал башка кулларга кергәч, аның ниләргә дучар булуы сатып алучыларга караңгы. Сәүдә нокталарына барып җит­кәнче, аның составы үзгә­рергә дә мөмкин. Чупахина исә умар­тачыларны берләш­терүче берлек булса, алар үз балларын турыдан-туры сәү­дә челтәрләренә дә кертә алачак дигән фи­кердә. Балны да күп күләмдә җитештерә алачакбыз, ди.


Әмма Россия умартачылар берлеге җитәкчесе Арнольд Бутов, законга үзгә­решләр кертмичә дә, кайбер проблемаларны хәл итәргә була, ди. Аның фи­керенчә, үз умартачылыгы булмаган ке­шеләргә бал сатуны тыярга кирәк. “Яр­минкә, базарларга барсаң, анда бөтенесе диярлек алыпсатарлар, – ди белгеч. – Бүген күп кенә фер­мерларның чит өлкә­ләргә барып сату итәргә җае да, вакыты да юк. Аларга үз җирлек­ләрендә мөмкин­лек­ләр булдырырга кирәк”.
Яшел Үзән районының Үтәнгеш авылында умарталык булдырган Илдус Хө­сәенов исә булганны ур­наш­тырасың килсә, бәя белән уйнамаска кирәк­леген әйтә. Башка умартачылар 3 литр­лы банкадагы балны 1500 сумнан сатканда да, ул 1350 сумнан арттырмаган. Нә­тиҗәдә, сентябрь аена балы сатылып беткән. Быел уңыш аз булса да, бәяне шул килеш калдырган. “Борынгылар, бал ит бәясеннән йө­рер­гә тиеш, дип әйткән. Авылларда итнең килограммы 300 сумнан күтәрелгәне юк әле”, – ди Илдус абый.


– Россиянең күпчелек төбәгендә дәүләт карамагында эшләүче махсуслашкан умартачылык идарәләре калмады, – ди республи­каның  Умартачылык буенча ида­рәсе җитәкчесе урынбасары Ринат Нәбиул­лин. – Без­дәге кебек оешма тагын Башкортстанда бар. Татарстан районнарында да, Казанда да җәмәгать оешмалары эшли. Чупахина безнең тәҗрибәне бөтен Россиягә таратмакчы.
Республикада эшләп ки­лүче әлеге оешма умартачылар белән дә, аларга ярдәм итә алучы оешмалар белән дә элемтәдә тора. Булган проблемаларны бергәләп хәл итәргә тырышалар. Казанда да, районнарда да бал ярминкәләре үткәреп торабыз, диләр. Шушы көннәрдә генә Чаллы, Кукмара, Алабуга җирлекләрендә умартачылар катнашында ярминкә узган. Казанда эшләп килүче агропромпаркта да умартачылык продукциясен сатуны оештырып җибәргәннәр. Аннан ел әйләнәсе сыйфатлы бал алырга була, диләр.


– Тиздән республикада көзге ярминкәләр башлана, – ди Ринат Нәбиуллин. – Кушылмаларсыз булган сыйфатлы балны умартачылар кулыннан алырга теләү­челәр шунда килсен. Ул һәр шимбә саен булачак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 124, 25.08.2015/)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International