Затлы бал.

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Көз – чебешләрне санар гына түгел, сатар чак та. Үзебезнең туфракта үскән ипекәйгә, кош-корт, мал-туар ите-сөтенә, болын-кырлардагы чәчәкләрдән җыелган затлы балга җитәме соң! Сыйфатлы да, тәмле дә, файдалы да... Крестьян-фермер хуҗалыклары, бу муллыкны үз ихаталарында җитештергән авыл халкы алар белән уртаклашып, итен, сөтен, балын-маен дигәндәй, 24 августта шәһәребезнең Ишкәев паркында 17.00 сәгатьтә  ярминкә үтте. “Азнакайныкын сатып ал!” акциясендә үз җирлегебездә җитештерелгән азык-төлекне татып карап, бәяләү мөмкинлеге булдырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International