Август аенда бер төркем Чалпы мәчетендә гыйлем алучы балалар белән җитәкчеләре Әсәй авылы мәчетендә кунакта булды. Аны оештыручы бик җитез, уңган Мәдинә абыстай иде. Җәйге каникулларда Әсәй авылы һәм Чалпы мәчетләрендә кызлар һәм малайлар өчен җәйге балалар мөселман лагере оештырылды. Балалар анда бик теләп йөрделәр. Алар биредә әдәп-әхлак, шәригать хөкемнәре, догалар үзләштереп кенә калмыйча, төрле һөнәри (чигү, бәйләү, тегү, тәмле ризыклар пешерү һ.б.) белемнәр дә үзләштерделәр.
Шушы лагерь бетү хөрмәтенә балаларга милли сабантуй бәйрәме оештырылда.Бәйрәмгә Әсәйгә Чалпыдан да бардылар. Бәйрәмдә малайлар өчен азан бәйгесе булды. Алар әйткән моңлы азан тавышы микрофоннан Әсәй авылы өстендә яңгырап торды. 1 нче урынны алган Мамаев Димага (Чалпы), 2 нче урын - Сруров Ринатка (Чалпы), 3 нче урын - Исхаков Рамилгә (Әсәй) кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Кызлар арасында оештырылган Коръән бәйгесендә беренче урынны Шакирова Мәрьям (Әсәй), 2 урынны Рахманова Нәзилә ( Әсәй), 3 нче урынны Хәердинова Айгизә (Чалпы), 4 нче урынны Димухаметова Илүзә (Чалпы) һәм Габделхакимова Ләйсән (Әсәй) бүлештеләр. Аларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, катнашкан бер бала да бүләксез калмады.
Бәйге беткәннән соң балалар татар милли уеннарында көч сынашып, намаз укып, тәмле ашлар, бәлешләр, шашлыклар ашап бик кәнагать булып өйләренә таралыштылар.
Каримуллина Илһамия Ильяс кызы , Чалпы авылы