Журналистлар арасында бәйге игълан ителде

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

    Бәйгедә катнашырга теләүчеләр анкеталарын һәм материалларын 2015 елның 1 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар:
420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт, 6нчы кат, 7нче кабинет, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге. E-mail:  mnogolikaya@tatmedia.com. Тел.: 8 (843) 570-31-12

     Белешмә: “Многоликая Россия” Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсы 2006 елда игълан ителде. Аеруча кызыклы, әһәмиятле, мәдәният мирасын үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш кертүче материалларны сайлап алу – бәйгенең төп максаты булып тора. Шулай ук әлеге конкурс милли гореф-гадәтләрне танытуга ярдәм күрсәтүгә, Россия территориясендә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.

 

http://shahrikazan.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International