төзеклеге дә тикшерелә. Янгын күзәтчелеге һәм 87 нче янгын часте хезмәткәрләре бу көнне укучылар алдында “Куркынычсызлык дәресләре”н дә үткәрделәр, сорауларга җаваплар бирделәр.
Әйе, бу өйрәнүләр генә булды. Әмма, “кызыл әтәч”нең кайчан, ничек ишек кагасын беребез дә белми. Шуңа да сак булырга, янгын була калса, нәрсә эшләргә кирәклеген һәммәбез белеп торырга тиешбез. Фаҗига булмасын өчен яңа уку елы башыннан ук шундый өйрәнүләр оештыру зур әһәмияткә ия.
Равил Хөсәенов, янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html