Азнакай районы Түбән Стәрле авылында яңа медпункт ачылды

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

   Узган ел модульле ФАПлар районыбызның 2 авылында урнаштырылган иде. Быел шулай ук Әсәй һәм Түбән Якыйда яңа пунктлар ачылды. Бүгенге көндә районда шундый 8 модульле пункт эшли. Халык та, аларда эшләүчеләр дә уңайлы шартлардан бик канәгать.

   Узган атнада аларның тугызынчысы сафка басты: Түбән Стәрле авылы халкы да яңа медпунктлы булды. Модульле бу ФАП, мәгълүм булганча, республика максатчан программасы кысаларында, үзебезнең җирле җитештерүчеләр тарафыннан эшләнде.

    Авыл халкының сөенечен уртаклашырга районыбыз, үзәк сырхауханә, авыл биләмәсе җитәкчеләре дә килде. Тантанада шулай ук Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин катнашты.

– Яңа пунктка авырып түгел, ә бары тик сихәтлекне тикшертү, профилактик максатларда гына килергә язсын!

   Чыгыш ясаучыларның барсының да уртак теләге шул иде. Яңа корылма, сүз дә юк, халыкка медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын янә бер баскычка күтәрә. Моның өчен биредә заманча шартлар һәм җиһазлар булдырылган. Тантаналы өлештән соң бинаны карап чыккан җитәкчеләр дә, авыл кешеләре дә моның шулай булуына үзләре күреп инанды.

 

Лиза Нурлыева

 

Сүз уңаеннан, районыбызда табибка кадәр ярдәм күрсәтү белән 45 фельдшер-акушерлык пункты шөгыльләнә, аларда 44 фельдшер, 13 акушер, 4 шәфкать туташы эшли.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International