Балалар белән экология хакында сөйләштек

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

    Шәһәребезнең иң күркәм урыннарыннан берсе – Жиңү паркында музей хезмәткәрләре экология темасына багышланган чара уздырдылар. Анда Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Җәмилә Кожемякина, Ләйсән Сираева катнашып, 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә бүгенге табигатебезнең торышы, туган җиребезнең чисталыгын саклау кирәклеге хакында аңлаттылар. Бу чара юкка гына Җиңү паркында үткәрелмәде. Биредә яшь агачлар калкып килә. Аларны сындырмыйча, карап-тәрбияләп үстерергә кирәк. Солдат һәйкәле янында исә балалар бүгенге матур тормышыбыз өчен көрәшкән якташларыбыз турында мәгълумат алдылар.

 

Гөлфия Мостафина, музейның фәнни хезмәткәре

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International